Корпункт:
Каратунда гомер итүче Гаҗилә Аманова йортында кунаклар җыелды-аңа 90 яшь тулды.
Юбилярны котлап, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина аңа Россия Президентының Котлау телеграммасы, район башлыгы котлавы, чәчәк букеты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Иркен, җылы өендә тыныч картлыгын каршылаган юбилярның туганнары һәм якыннары да Гаҗилә апаны бүләкләргә һәм матур теләкләргә күмде.