Корпункт:
«Яшь гвардия» членнарының батырлыгы төрле яшьтәге балаларны кызыксындыра. Шул уңай белән музеебызда Гришкино мәктәбе укучылары булып киттеләр. Башлангыч сыйныф һәм 5 класс укучылары экскурсоводларны игътибар белән тыңладылар, музей экспонатлары белән таныштылар. Мәктәп тарихы буенча лекция дә аларга ошады. Аларны чәй эчертеп, кунак итеп озаттык.