1 октябрьдә Россия Кораллы Көчләренә көзге чакырылыш башланды. Шул уңайдан булачак солдатлар район мәдәният йортына «Призывниклар көне»нә җыйналып, районыбыз җитәкчеләренең хәер-фатихасын алдылар.
– Армия сафларына яраклы дип табылу сезнең сау-сәламәт булуыгызны аңлата. Сәламәтлек – үзе зур байлык. Армия хезмәтенең шартларын хәзер элекке белән чагыштыра торган түгел, ул күпкә уңайланды, үзгәрде. Сезгә дә районыбызның данын саклап, чын ир-егетләрчә чыныгу алып, сау-сәламәт килеш әйләнеп кайтырга язсын. Илләр тыныч булсын – диде район башлыгы урынбасары, хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе рәисе Расих Закирҗанов армиягә китүчеләр алдында ясаган чыгышында. Кораллы Көчләр ветераны Альфред Габдрахмановның сүзләре дә егетләргә тормыш дәресе кебек яңгырады. «Сез чын ир-атлар коллективына эләгәсез. Сезне биредә шәхси сыйфатларыгыз аша бәяләячәкләр. Ягъни беренче көннән үзегезне ничек куясыз – сезгә хөрмәт шулай булачак. Мине 27 ел эчендә Кораллы Көчләр күп нәрсәгә өйрәтте, шул исәптән җырларга да», –диде ветеран һәм Ватан алдында бурычын үтәргә чакырылучыларга хәрби җырларын бүләк итте. Хәрби бурычын үтәргә әзерлекле егетләр һәрберсе сәхнәгә чакырылып, аларның нык бәдәнле, районыбыз горурлыгы булырдай лачыннар икәнлекләрен күрү соклану хисләре уятты. Әмма армия хезмәте егетләрне тагын да җитдиләндерәчәк, чын ир-егет итеп чыныктырачак. Шуңа да ил язмышы – ир язмышы, диләр. Газиз балаларын илне сакларга озатачак әти-әниләрнең дулкынлануын аңлау авыр түгел. Барлык әти-әниләр исеменнән чыгыш ясаган Олы Шыңар авылыннан Әлфия Шәйдуллинаның иң зур теләге – улы Алмазның һәм барлык хәрби хезмәткә чакырылучыларның бүгенге кебек сау-сәламәт килеш исән-имин әйләнеп кайтулары. Бу – бөтен әти-әниләр күңелендәге иң изге теләкләрнең берсе. Юкка гына, Ватанга солдат булса да, анага бала, димиләр.
Матур гадәт буенча хәрби хезмәткә чакырылучылар Билгесез солдат һәм яу кырында ятып калганнар истәлеген мәңгеләштергән һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар.