Илексаз авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Әхмәтҗанов Шәрипҗан Әхмәтҗан улына 95 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән район Башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлекле бүләк тапшырды. Ветеранны шулай ук юбилее белән район халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гыйльметдинова, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миннеголов тәбрикләделәр. Әхмәтҗанов Шарипҗан Әхмәтҗан улы 1924 елның 22 июнендә Әхмәтҗан һәм Фәхрисорур гаиләсендә туган. 1942 елның 27 сентябрендә Кызыл Армиягә алынган.Хәрби һава көчләренең 9нчы аерым аэродром-инженер батальонында сапер булып хезмәт иткән. 1947 елда демобилизацияләнгән. Орден-медальләре: "За боевые заслуги", "За оборону Ленинграда", "За победу над Германией" медальләре, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены. "За боевые заслуги" медале белән бүләкләнү документы битеннән: "...Кызыл флотчы Әхмәтҗанов Шәрипҗан Әхмәтҗан улы батальонында хезмәт итүе вакытында, көндәлек производство заданиеләрен икеләтә артык үтәп, үзен уңай яктан күрсәтә. Югары күрсәткечләре һәм тәртибе өчен рәхмәт хатлары белән билгеләнгән. Сәяси яктан алга киткән, рухи яктан ныклы... "