Корпункт:
Сарман ягыннан Бөек Ватан сугышында 11 меңнән артык кеше катнаша. Шуларның күбесе турында бүгенге көнгәчә музей хезмәткәрләре мәгълүмат җыя, туплый, мөмкинлек булганда басмача дөньяга чыгара. Күптән түгел генә музей директоры Кәшипова Д.М. радио аша чыгыш ясап, район буенча Сугышчан Кызыл Байрак белән бүләкләнгән якташларыбыз турында мәгълүмат җыю турында сөйләгән иде. Шушы чыгышның кайтавазы булып Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән якташыбыз Нуриев Хаҗиның туганнары Лениногорск шәһәреннән кайтып, аның турында сөйләп, фотоларын калдырып китү булды.