Бөек Ватан сугышы илебез өчен гаять зур сынау булды. Совет халкы үз Ватанының азатлыгы, киләчәк буыннарының тынычлыгы өчен 47 ай буена канлы сугыш алып барды.
Нәркемгә мәгълум: татар каһарманнары сугышның иң хәтәр урыннарында булганнар, иң хәлиткеч операцияләрендә дә татар командирлары күпләп катнашкан.
Яңа Бүләк авылы җирлегеннән генә дә 300гә якын кеше немец фашистларына каршы яуга китә. Авыл карт- коры, хатын-кыз, бала-чага җилкәсенә кала. Авылларда фронтка ярдәм хәрәкәте киң колач ала.
Сугыш елларында Яңа Бүләк авылы җирлеге 4 колхозга бүленгән була: Күктәк Мирсәит авылы “Урожай”, Бай Бүләк - “Агроном“, Иске Теләнче - “Яңа адым”, Яңа Бүләк авылы - ”Игенче”. Бу елларда Күктәк Мирсәет авылының 700 гектар, Бай Бүләкнең 400 гектарга якын, Яңа Бүләк авылының 400 гектар чәчүлек җирләре була. Колхоз председателләре Зәйнашев Хатип, Миннегалиев Солтангали Биек Ватан сугышка китү сәбәпле, 1941 елның җәендә Күктәк Мирсәит авылында председатель итеп Җәләев Ризатдин, Бай Бүләктә Фәрдиева Нәзифәләр, Иске Теләнчедә Садыйков Котдүс сайлана. Бу елларда авыллар 3-4 бригадага бүленгән һәм һәр бригаданың үзенең бригадирлары була: Зәйнашева Вәсимә, Гайфуллина Галия, Газизова Гәйшә, Якупова Бәдертҗа һәм бәтәнлар бригадирлык вазыйфаларын башкаралар.
Еллар авыр булуга карамастан, авылдашларыбыз терлекчелек абзарларын саклап калганнар һәм сыер, сарык, дуңгыз, атлар асрауны дәвам иткәннәр. Авылларда сыерлар саны күп булмаса да (8-10 баш тирәсе генә), Бай Бүләк авылында 40ка якын ат була. Ат караучылар Төхватуллина Ситдиха, Хабибуллин Мөхлис, Хәлилов Фатыйх, Хәлилов Нәбиулла, Шәмсиҗиһан апалар була. Авылларда шулай ук 10лап баш дуңгыз асрыйлар. Дуңгызлар Якупова Гәйшә, Шәмсенур апалар гаиләсе карамагында була. Солтангалиева Салиха, Мухаметшина Зәйтүнә, Хабибуллина Фатыймалар алдынгы сыер саучылар була. Солтангалиева Салиха 600 хезмәт көне эшләп Казан шәһәренә ВДНХга съездга бара. 1943нче елга кадәр Бай Бүләк авылы умарталыгында 41 баш умарта була. Умартачы Фатыйхов Әмин, ә каравылчы Рафыйков Рәүф була. Ләкин янгын чыгу сәбәпле 1943 елда барлык умарталар да янып бетә.
Хәллерәк һәм сәламәт атларны фронтка жибәрү сәбәпле авылларда авыру, начар атлар гына кала. Шушы атлар белән хатын–кызлар язын чәчү чәчкәннәр, көзен җирләрне сукалаганнар, ә кыш көннәрендә басуларда эскерткә өелгән көлтәләрне алып кайтып сложный молотилкаларда ашлык сукканнар. Суккан ашлыкны, атларга төяп, 35-40км ераклыктагы Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан элеваторга ташыганнар. Үзләре ачтан шешенсәләр дә, һәр килограмм ашлыкны дәүләткә тапшырганнар.
Яз көннәрендә, олырак хатын-кызларга ияреп, 10-3 яшьлек балалар чәчү өчен орлыкка күрше авылларга йөргәннәр. Аякларында чабата булган, ачлы-туклы бала-чага 16шар килограммлы капчыкларны үз жилкәләрендә күтәреп кайтканнар. Безнең авыл халкы язын басуларга арыш, бодай белән беррәттән тары һәм җитен дә чәчкән. Җәй көннәрендә балалар, әниләренә ияреп, утауга йөргәннәр. Уталган чуп үләннәрен, бәрәңге сабакларын алып кайтып киптереп, терлекләргә азык әзерләгәннәр.
Сугыш елларында авыл халкы «таякка» эшләгән (бер көн - бер таяк). Минимумы тулганнарга көзге уңыштан бераз ашлык биргәннәр. Ул ашлыкны Иске Теләнче, Бай Бүләк авылларындагы су тегермәннәрендә тарта торган булганнар. Күрше-тирә авыллардан килүчеләргә һәм авыл халкына тегермәнчеләр Исламов Фәхрислам, Мухаметшин Һадилар хезмәт күрсәткән. Сугыш елларында шулай ук күп кенә кешеләр кул термәннәре ясаганнар һәм шуннан кулланганнар.
Оны булган кешенең ипи пешерергә дә мөмкинлеге булган. Ләкин ипи пешерү өчен онга вак кыргычтан кырып бәрәңге куша торган булганнар.
Ә яз көне инде күпләрнең азык запасы беткән. Шунлыктан алар бакча һәм басулардан кәлҗемәләр (өшегән бәрәңге) җыйганнар. Әлеге өшегән бәрәңгене юып, әрчеп, төеп, түгәрәк көлчә ясап, мичтә пешереп ашаганнар. Шулай ук яз айларында алабута, сәрдә, балтырган, какы, кычыткан да яхшы азык булып исәпләнгән.
Сугыш елларында авылларда кибетләр эшләп торса да шырпылар юк дәрәҗәсендә булган. Шуның өчен учакларда утны көлгә күмеп калдырганнар, кирәк вакытта утны шуннан тергезгәннәр.
Куыклы лампалар да бик сирәк кешеләрдә генә булган. Кыш көннәрендә сукыр лампа яктысында фронт өчен дип бияләй һәм оекбашлар бәйләгәннәр, телемләп мичтә бәрәңге киптергәннәр.
Шуның өстенә, оборона фондына дип, заем җыюлар, налог түләтүләр дә булган. Заем һәм налог түләү өчен хатын-кызлар үз ихаталарында сыер асырарга тырышканнар. Сыеры булганнар сөтне гөбеләрдә (өсте капкачлы түгәрәк кисмәктә тәлтәвеч белән сөтне болгатып) аертып май ясаганнар. Ул майларны Яр Чаллы һәм Нөркәй авылы базарларына алып барып сатып акча эшләгәннәр. Шулай ук чабата ясап сатучылар да булган.
Күктәк Мирсәит авылында сугыш елларынды тимерчелек, Яңа Буләк һәм Бай Бүләктә кечкенә генә алачык эшләп килгән. Тимерче Җәләлетдинов Миннегали, Рамазанов Хәйдәр ватылган тырма, сука, чәчкечләрне ремонтлаганнар, йорт өчен кирәкле вак төяк әйберләр ясаганнар.
Сугыш башлангач, Иске Теләнче авылында беренче каты кызыл кирпечтән, икенче каты агачтан булган хаҗи йортында сугыш ятимнәре өчен детдом ачыла. Бирегә Ленинград, Мәскәү шәһәрләреннән һәм Татарстанның күп кенә районнарыннан килгән ятимнәрне урнаштыралар. Алар авыл балалары белән бергә башлангыч мәктәптә белем алалар, ә зуррак классларда уку өчен күрше Иске Дөреш авылына йөриләр. Еллар авыр булса да балалар белем алуга омтылган. Нәр авыл җирлегендә башлангыч мәктәпләр эшләп килгән. Укучы балалар күп булу сәбәпле мәктәпләрдә берничә укытучы эшләгән. Укытучылар Сәләев Гомәр (мөдир), Гиниятуллина Суфия, Исламов Рәисә (Иске Теләнчедә), Шәрифуллина Гөлчирә, Фәрхетдинова Наилә (Бай Бүләктә), Шәйхразиев Солтаннар (Күктәк Мирсәиттә) балаларга белем һәм тәрбия бирүдә күп көч куйганнар.
Авыр шартларда, ачлыктан һәм салкыннан интегеп эшләгән хатын-кыз, бала-чага, карт-коры тылда дошманны тар-мар итү өчен үзләреннән лаеклы өлеш керттеләр.
Ниһаять, күпме корбаннар бәрәбәренә 1945 елгы җиңү көне килеп җитә. Авылга җиңү хәбәрен Югары Чыршылы авылы мәктәбендә укыган укучылар Нәбиуллин Мансур һәм Гыйззәтуллин Мөдәрисләр алып кайта.
Яңа Буләк авыл җирлегеннән Бөек Ватан сугышына китүчеләр:
Барлыгы – 320 кеше:
Яңа Бүләктән – 63
Бай Бүләктән – 64
Күктәк Мирсәиттән – 74
Иске Теләнчедән – 120
Сугыштан исән кайтучылар:
Яңа Бүләк – 26
Бай Бүләк – 24
Күктәк Мирсәит – 21
Иске Теләнче – 60
Сугышта һаләк булган авылдашлар:
Яңа Бүләк – 37
Бай Бүләк – 40
Күктәк Мирсәит – 53
Иске Теләнче – 60