10 мартта Алабугада яшәүче тагын бер кеше – Анастасия Васильевна Маланичева котлаулар кабул итте. Аңа 90 яшь тулды. Хөрмәтле ветеранны һәм тыл хезмәтчәнен әлеге истәлекле көне белән тәбрик итәргә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова килде. Ул юбилярга Россия Президенты Владимир Путиннан һәм Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельяновтан традицион котлаулар һәм бүләкләр тапшырды.
Анастасия Васильевна Алабуга районының Танайка авылында дөньяга килгән. Гаиләдә биш бала булган, ә аларны әнисе ялгызы тәрбияләп үстергән. Әтиләре фронтка алына һәм 1942 елда Ленинград фронтында һәлак була. Анастасия Васильевна 7 сыйныф белем ала, ә аннары Алабуга медицина училищесын тәмамлый. Юллама буенча Түбән Кама районына эшкә китә. Монда ул Кызыл бор авылында эшли. Кызыл бор авыл хастаханәсенең хирургия бүлегендә 4 ел хезмәт куя. “Сугыш барган чакта эшләү ифрат авыр иде: яралылар агымы бик зур, ял көннәрен белми эшләдек; йокысыз, ялсыз эшләдек дисәк тагын да дөрес булыр”,- дип, үз балаларына һәм оныкларына Анастасия Васильевна бик еш сөйли. Авыр һәм тырыш хезмәте өчен ул “Бөек Ватан сугышы вакытында данлы хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә.
Юбилярны котлау: Анастасия Васильевна Маланичева
Корпункт: