10 мартта, тыл уңганы һәм үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Анна Григорьевна Ютковада кунакта район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова булып китте. Ул юбилярга РФ Президенты Владимир Путиннан котлау телеграммасы тапшырды.
"Анна Григорьевна! Сезне юбилеегыз белән ихластан котлыйм! Сез Бөек Ватан сугышының үтә авыр сынауларын намус белән үттегез, батырлык һәм чыдамлык үрнәкләре күрсәттегез. Менә шундый сугышчан һәм хезмәт батырлыгыннан, һәр кешенең шәхси өлешеннән гомер-гомергә илебез тарихы языла, аның җиңүләре һәм казанышлары туплана. Һәм бүген Сезнең тормыш юлыгыз үсеп килүче буын өчен хаклы рәвештә өлге булып хезмәт итә. Сезгә ныклы сәламәтлек, имин тормыш телим, бар эшегез уң булсын!”- диелә илебез башлыгы котлавында.
"Сез –Татарстан һәм Россия горурлыгы, алга куелган максатларга ирешүдә, иң катлаулы гомумдәүләт бурычларын хәл итүдә рухландыручы үрнәк. Сыгылмас көчле рухыгыз һәм үз-үзегезне аямавыгыз, тыныч киләчәк өчен титаник көрәштә кичерергә туры килгән авыр газаплар, корбаннар һәм мохтаҗлыклар өчен Сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез. Бөек Ватан сугышы елларында һәм аннан соң Сез башкарганнарның барчасы – бөек батырлык ул. Безнең һәммәбезнең бүгенге матур тормышы хакына кылганнарыгызның һәммәсе өчен зур рәхмәт Сезгә”. Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән язылган котлау открыткасында әнә шундый юллар яңгырый. Башлык исеменнән Людмила Рыбакова юбилярга шулай ук чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.
Анна Григорьевна Тамбов өлкәсенең Моршанск районы Роево авылында туган. 5 сыйныф белем алып калган. Бик яшьли колхозда эшли башлаган. Кайда кушсалар - шунда төрле хезмәт башкарган ул. Бөек Ватан сугышы барган елларда бригадир булып эшләгән, ә тракторчылар курсы тәмамлаганнан соң, механизатор булган. 1947 елда кияүгә чыккан, алар гаиләсендә өч бала үскән.
Анна Григорьевна үзенең бөтен хезмәт юлын Тамбов өлкәсенең урман сәнәгате хуҗалыгында эшләп уздырган. 1981 елда пенсиягә чыккан, ә 2003 елда, кызына якынрак булырга дип, Алабугага күченеп килгән.
Юбилярны котлау: Анна Григорьевна Юткова
Корпункт: