Тыл хезмәтчәне Дарья Макаровна Азметова бүген 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны шушы күренекле гомер бәйрәме белән Россия Президенты Владимир Путин һәм Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова котлады. Урынбасар юбилярга традицион бүләкләр: котлау открыткалары, чәчәк бәйләме һәм юрган тапшырды.
Хәер, бу көнне Дарья Макаровна котлауларны һәм бүләкләрне шактый күп кабул итте: әбине туган-тумачалары, аларның балалары, ахирәтләре, күршеләре олылады, хөрмәтләрен күрсәтте. Бүген юбиляр яши торган йортта бар нәрсә дә шушы мөһим көн турында искә төшереп торды: бүлмә тулы чәчәкләр, һәр яктан матур теләкләр, җылы котлаулар яңгырап тора; өстәвенә, бөтен шартын китереп,юбилярга бәйрәмчә юбилей тасмасы бәйләп, аны матур итеп киендереп тә куйганнар. Кайсы ягы белән мәктәпнең чыгарылыш сыйныфы укучысыннан калыша ул, я, әйтеп карагыз! Ә бит Дарья Макаровнага - инде 95 яшь!
Дарья Макаровна ТРның Балык бистәсе районы Корнаухово авылында туган. 7 сыйныф белем алган. Хисапчы өйрәнчеге булып, колхозда эшли башлаган, ә тиздән хисапчы дәрәҗәсенә үскән! 1970 елда Казан шәһәренә күченгән, “Спиртзавод”ка хисапчы булып эшкә урнашкан һәм монда 75 (!) яшькә тикле хезмәт куйган. Дарья Макаровна ике тапкыр кияүгә чыккан, әмма Ходай тәгалә аны бала биреп куандырмаган. Аның каравы, туганнарына бик әйбәт балалар биргән һәм Дарья Макаровна аларны тәрбияләргә һәм аякка бастырырга булышкан. “Алар минем алда бурычлы булып калмады: менә хәзер, бар күңелләрен биреп, мине карарга ярдәм итәләр”,- ди юбиляр әби. 1996 елда Дарья Макаровна, ире белән бергә, Алабугага күченеп килә.Тик хатынының 95 яшьлек юбилеена кадәр яшәп җиткерә алмый әбинең тормыш терәге: бу истәлекле көнгә нибары бер ел кала арабыздан китә.