РФ Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча ветераннарны 90, 95 һәм 100 яшьлек юбилейлары белән котлау дәвам итә. Бүген үзенең туган көне уңаеннан алабугалы, тыл хезмәтчәне Евдокия Тихоновна Каткова тәбрикләүләр кабул итте. Юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова котлады. Ул Евдокия Тихоновнага Владимир Путиннан җылы һәм матур теләкләр язылган котлау хаты, шулай ук Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельяновтан тәбрикләү открыткасы, чәчәк бәйләме һәм җылы юрган тапшырды.
Евдокия Тихоновна Алабуга районының Бехтерево авылында дөньяга аваз салган. 7 сыйныф белем алган. Сугыш башында колхозда төрле эш башкарган, ә 1943 елда хезмәт армиясенә мобилизацияләнгән. “Мин Мәскәү янында тимер юл станциясендә эшләдем. Минем вазифама яраланучыларны кабул итү һәм аларны, җәрәхәтләренә карап, сортларга аеру керде. Бик авыр иде: физик яктан да, мораль яктан да (чөнки яралы солдатлардан тыш, еш кына үлгән сугышчыларны да ташырга туры килде). Өстәвенә, мин бит әле буыннары да ныгып җитмәгән япь-яшь кыз”,- дип искә ала юбиляр әби ул чакларны.
1945 елда Евдокия Тихоновна Алабугага әйләнеп кайта һәм яслегә тәрбияче ярдәмчесе булып эшкә урнаша. Гомере буе шунда эшли һәм шуннан пенсиягә дә чыга.