Бүгенге көн озын гомерлеләргә бик бай! 18 мартта тагын бер алабугалы, тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол калган хатыны Людмила Ивановна Варёнова юбилеен билгеләп үтә. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова юбилярны 90 яшь тулу көне белән котлады һәм Россия Президенты Владимир Путин һәм Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән бүләкләр тапшырды.
Людмила Ивановна – тумышы белән Бөгелмәдән. Бөек Ватан сугышы елларында чакыру кәгазе буенча ул тимер юл училищесына укырга чакырыла. Аны тәмамлагач, Башкортостанга тимер юл депосының «Дёма» төен станциясенә җибәрелә. Гомер юлы дәвамында Людмила Ивановна шактый күп һәм, әйтергә кирәк, хатын-кызныкы булмаган һөнәрләр үзләштерә: болар – эш кораллары слесаре, токарь, фрезеровкалаучы, бораулап тишүче, токарь-дефектоскопияче.
Аннары Людмила Ивановна, читтән торып, Нефть институтына (Мәскәү шәһәре) укырга керә, аны уңышлы тәмамлагач, Алабуга шәһәренә юл тота: 1962 елда ул "Прикамнефть" идарәсенә эшкә урнаша. Биредә хезмәтне һәм производствоны оештыру инженеры вазифасын башкара. Шуннан соң, хезмәт буенча өлкән инженер итеп күчерелә, бераздан хезмәт һәм икътисад бүлеге җитәкчесе була. 1982 елда пенсиягә чыга. Аның гомуми хезмәт стажы – 42 ел.