14 апрельдә Бөек Ватан сугышы ветераны, тылда фидакарь хезмәт куйган Мария Семеновна Потанина 90 яшен тутыру уңаеннан котлаулар кабул итте. Тугыз дистәне түгәрәкләп куйган әбекәйне тәбрик итәргә район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Лилиана Фәттахова килде һәм юбилярга Россия Президенты Владимир Путиннан котлау хаты, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельяновтан котлау открыткасы, чәчәкләр һәм бүләк тапшырды.
Лилиана Альянс кызы туган көнен билгеләп узучы ветеранга сәламәтлек, бүгенге кебек көр күңелле, шундый оптимист булып калуын теләде.
Мария Семеновна Алабуга районының Разживино авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килгән. 7 сыйныф белем алган. 14 яшеннән әнисез калган һәм абыйсы гаиләсендә тәрбияләнгән. Бу гаиләдә дә 11 бала үскән! Сугыш башланып киткәч, 16 яшьлек кыз Алабугага эрләү фабрикасы төзелешенә җибәрелә, монда төзүчегә ярдәм итү эшләре башкара ул. Төзелеш тәмамлангач, фабрикада эшләргә кала, монда 1964 елга кадәр хезмәт куя. Аннары, хисапчы булып, УПП ВОСта эшли. 1976 елда шуннан лаеклы ялга чыга. Юбилярның гомуми эш стажы – 35 ел.
Мария Семеновна бик иҗади кеше: куян тиресеннән үзе башлыклар теккән, җырларга бик ярата һәм бүгенге көнгә тикле шигырьләр чыгара. Моннан тыш, ул кул белән туку эшен дә белә. Аның өендә үзе тукыган келәмнәрдән, иконалардан, урындык өстенә япкычлардан, мендәр тышларыннан тулаем тупланма күрәсең.
Мария Семеновна бер Шәһәр көнен уздырган вакытта игълан ителгән иҗади бәйгедә дә катнаша. “Кул эшләре” номинациясендә үзе тукыган "Маша һәм аю" келәме белән ул икенче урын яулаган.