Корпункт:
Шушы көннәрдә Кукмара районы Түбән Чәбия авылынды туып-үсеп, бүгенге көндә Югары Арбашта яшәүче Җәмлиха Галиевага 90 яшь тулды.
Сугыш башланганда Җәмлиха апага 13 яшь тә тулмаган була. Шуңа да карамастан ул, фермага эшкә урнашып, бозаулар карый башлый. Шуннан бирле аның хезмәт стажы 42 елга җыела. Бүгенге көндә ул Әлфия һәм Шамил Әгъләмовлар гаиләсендә бәхетле картлык кичерә. Аны туган көне белән Өркеш авылы клубы мөдире Диләфрүз Тимергалиева тәбрикләде.