Корпункт:
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, Мәрзия әбине күркәм юбилее белән тәбрик итеп, Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Урта Балтай авыл җирлеге башлыгы Рифкать Хәбибуллин акъәбине гомер бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен юллады, бүләген ирештерде.
Мәрзия әби ятим балаларны җылы кочагына сыендырган, фидакарь хезмәте белән дан казанган, киң күңелле, хөрмәтле акъәби. Гомере буе ул тирә-юньдәгеләргә нур сибеп яши. Бүген дә ул бу гаиләдә газиз балаларына, туганнарына олы киңәшче, нык терәк булып гомер кичерә.