Тойгуҗа авылы җирлегендә Бөек Җиңүгә багышланган митинг узды.Бәйрәм рухындагы халык Бөек ватан сугышында һәлак булган авылдашларга куелган һәйкәл янына җыелышты.
Тантананы балаларның һәм алып баручыларны бәйрәм котлавы башлап җибәрде. Авыл халкын , килгән тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын район башлыгы В.С. Чершинцев исеменнән Хадиуллин Хәйдәр Гильмуллович тәбрикләде. Авыл җирлеге башлыгы Сафин Рафит ветераннарга рәхмәт сүзләрен әйтеп бүләкләр тапшырды. Авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Муканова В.Б. да котлау сүзләрен җиткереп тынычлык, сәламәтлек теләде.Бер минут тынлык белән ил өчен яу кырында һәлак булганнарны, җиңү яулап кайтып безнең арада яшәгән, хәзер инде бакыйлыкка күчкән ветераннарны искә алдылар,Һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар.