Җиңү язын парлап каршылыйлар

19 May, 2019 - 16:42

Корпункт: 

Яңа Тинчәле авылында Җиңү бәйрәме алдыннан ветераннарга бүләк тапшыру шаһиты булырга туры килде. Сугыш утын кичкәннәрдән Сабир абый Сираев инде берүзе генә калды, диделәр. Тормыш иптәше Рокыя апа кебек тыл хезмәтчәннәре әле бар. Озын парлы гомер насыйп иткән бу парга сокланып карап тордык: шул яшьтә Җиңүне бергә каршылау нинди бәхет!  

Әти-әнисеннән мирас булып калган төп йортта  алар алтмыш тугыз ел тату,  үрнәк  гомер кичерә. Безнең илдә сугыш җиле кагылмаган бер генә гаилә дә калмагандыр, диюләре хак. Тугыз балалы Сираевлар гаиләсеннән дә Сабир агадан кала тагын өч бертуган – Абдулла, Таһир, Хәлил яу кырына чыгып киткәннәр. Аларның бер-сенә дә анда кире әйләнеп кайту насыйп булмаган. Ул елларда колхозларда барлык хезмәт  хатын-кызлар һәм яшүсмерләр җилкәсенә төшә. Әле яше җитмәгәнгә фронтка алынмый калган төп-чекләре Сабир авылда атлар карарга керә. Шуннан аның хәтереннән мәңге югалмас бер хати-рә саклана. Яшь баладай тәрбияләп, ашатып үстергән атларын  беркөнне сугышка озатырга дигән хәбәр килеп ирешә. 14 айгырны Яңа Шәйморзадан төяп алып китәчәкләр, диләр. Йөрәгеннән өзеп озата ул аларны. Озак-ламый, 1943 елның 10 октябрендә үзенә дә чакыру кәгазен тапшыралар. Монголиягә дигән боерык була. Сабир ага өчен сугыш 1945 елның 9 маенда тәмамланмый. Шул елның июлендә рядовой Сираев Кытай җирендә сугышка керә, август аенда контузия ала. Ә туган ягына җиде елдан соң гына әйләнеп кайтырга насыйп була.

Тальян көенә яңгыраган “Туган авыл” җырын җырлаганда ветераннар күз яшьләрен тыя алмадылар.

– Кем уйлаган шулкадәр гомер бергә кичерер-без дип. Барысы өчен дә рәхмәт язмышыбызга. Бик авыр заманнарда ку-шылдык. Әмма авырлыклар онытыла икән, тормыш шундый матур, – ди Рокыя апа.

Алар бер уңайдан ярдәм-нәреннән ташламаган авыл җирлегенә, авылдашларына, күршеләренә мең рәхмәтле булуларын әйттеләр. Хәер, яннарында булмасалар да, балалар да еш кайтып тора.

– Әле озын май бәйрәм-нәрендә уллары, гаилә-ләре белән кайтып, йорт тирәләрен җыештыр-дылар, җыйдылар, юдылар, – ди әби белән бабайга зур хөрмәт күрсәтеп яшәгән күршеләре Интал Шәйхаттаров. Безне дә алар икәүләп, ишек төбе-нә чыгып парлап озатып калдылар.  Әле бик күп тигез гомерле Җиңү язлары язсын сезгә, ветераннар.

Наилә Хәсипҗанова.

Your rating: None Average: 5 (1 vote)