Корпункт:
Касай авылында яшәүче Кәүсәрия Шәрәфиевага 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Альмира Зарипова, Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Рамазанов котладылар.
45 ел колхозда эшләп лаеклы ялган чыккан Кәүсәрия апа әле бүген дә тормыштан тәм һәм ямь табып яши. Авылның абыстае ул. Ире Сабир белән тату гаиләдә өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Гомер бәйрәме көнендә кадерле кешеләре янына балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары, күршеләре җыелды.