15 февральдә татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тула. Аның шигырьләрен яраталар һәм миллионлаган кеше белә; аның батырлыгы һәм даны бөтен планетаны тетрәндерде; ул Ватаныбызны бөтен җаны белән яратты һәм аның хакына тормышларын кызганмады.
Шул уңайдан 13 февраль көнне китапханәче Рузалия Яраханова Песәй мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе ФирдәүсРәхмәтуллина белән берлектә татар шагыйренә багышланган «Җәлилнен үлмәс җырлары» дигән батырлык дәресе үткәрделәр. Фирдәүс Рәхмәтуллина балаларны шагыйрьнең биографиясе белән таныштырды һәм «Ромашка» уенын үткәрде. Китапханәче «Татар халкының каһарманы – Муса Җәлил " китап күргәзмәсе янында күзәтү үткәрде һәм Муса Җәлил иҗаты белән таныштырды.
Балалар «Кызыл ромашка», «Ант» дигән шигырьләрен укыдылар. Чара ахырында аның шигырьләренә язылган жырлар тыңладылар.