Корпункт:
Зур Нөркәй урта мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, шул чордагы сугыш техникасы макетлары конкурсы үткәрелде. Укучылар бу эшне башкару өчен кызыксынып күп китаплар укыдылар, интернеттан эзләделәр. Конкурста беренче урынны сигезенче сыйныф укучысы Альмир Әгъләмов яулады.