Корпункт:
Бүген Зәйгә Волгоград өлкәсендә казу эшләрендә катнашкан районыбыз эзтабарлары кайтты.Зәй эзтабарлары быел ике отряд - “Форпост” (җитәкчесе Алексей Алексеев), “Гвардия” (җитәкчесе Виктор Никифоров) составында эшләделәр. Зәй политехник колледжыннан - 10, бүгенге көндә Чаллы педагогика югары уку йортында белем алучы 2 студент һәм “Сугышчан бердәмлек” шәһәр иҗтимагый оешмасы әгъзалары булган 5 кеше 24 апрельдән 8 майга кадәр сугыш чорында яу кырында ятып калган солдатларның сөякләрен казып алып күмү чараларында катнашты.
- Барлыгы 24 кызылармияченең сөякләрен казып алып, батырлар каберлекләренә җирләдек, - диде Виктор Никифоров.