Бу көннәрдә без 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы тарихындагы истәлекле көнне - 1941 елның декабрендә Мәскәү янында немецлар армиясен җиңүне билгеләп үтәбез. Ул вакытта моннан 77 ел элек безнең сугышчылар СССР башкаласын саклап калдылар.
1941 елда Мәскәүгә зур куркыныч яный. Мәскәүне яуларга план корган дошманга совет армиясе ике айдан артык каршы торып, фашистларны чигенергә мәҗбүр итә. Бу фашистларның сугышта беренче зур җиңелүе була.
Әлеге истәлекле көн уңаеннан Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре шәһәрнең 9нчы мәктәбе укучылары өчен “Мәскәү өчен сугыш” дип аталган патриотик сәгать уздырдылар. Музей хезмәткәрләре Мәскәү өчен барган сугышлар турында сөйләде, “Волоколамское шоссе” фильмыннан кадрлар күрсәтелде. Укучыларга шулай ук панфиловчылар батырлыгы һәм XIX гасырда рус армиясе коралы - пушкалар турында мәгълүмат бирелде.
Светлана Долгова, музейның өлкән фәнни хезмәткәре.