3 декабрь - Билгесез солдат көне. Илебез тарихында иң дәһшәтле саналган Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелде.
Сугыш кырларында билгесез югалганнар саны да меңәрләгән. Фронтта һәлак булып, билгесез югалган дип исәпләнгән сугышчыларның туганнары, оныкларының аларның каберләренә барып рәхмәт һәм хөрмәт белдерә алмаулары бу көн барлыкка килүгә төп этәргеч булды. Җиңүнең 25 еллыгын билгеләп үткән елны, 1966 елның 3 декабрендә Билгесез солдат көне Мәскәү янындагы Ленинград шоссесының 41 нче чакрымындагы туганнар каберлегеннән Александр бакчасы территориясенә китерелә. 1967 елда биредә Мәңгелек ут кабызыла һәм "Билгесез солдат кабере" мемориаль комплексы ачыла. Россия Дәүләт Советы депутатлары тәкъдиме белән 2014 ел, 3 декабрь - тарихи дата итеп Билгесез солдат көне яу кырларында башларын салып, билгесез калган сугышчыларны искә алу көне итеп билгеләнде.
Әлеге уңайдан бүген Зәйнең Җиңү бульварындагы мәңгелек ут янында митинг узды. Анда хәрби комиссариат, патриотик юнәлештәге иҗтимагый оешмалар, хәрби-патриотик клублар активистлары, яшьармиячеләр, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Митингта катнашучылар алдында район хәрби комиссары урынбасары Рәис Хәмзин, эзтабарлар отряды җитәкчесе Виктор Никифоров чыгыш ясады.
Яу кырында ятып калган зәйлеләр бер минут тынлык белән искә алынды.Тантанада катнашучылар алар истәлегенә мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.