ГАЛИМОВ Харис Галим улы1926 елда Әлки районы Яңа Алпар авылында туган.
-1943 елның 6 ноябрендә армиягә чакырылдым. Арзамас шәһәрендә алты ай хәрби күнекмәләр үтеп,пулеметчы булдым, - дип искэ ала Харис ага.
1944 елның июнь аенда Беренче Белоруссия фронтына җибәрделәр. Шунда якташым –Иске Камкадан Кирам Шәйхиевны очраттым.
Бу вакытта безнең армия инде Польша җирләрен азат итә иде. Бәрелешләрнең берсендә Кирам яраланды .Аның ярасын бәйләгәннән соң ,госпитальгә озаттык.
Танк десанты гаскәрләре сафында сугышларның берсендә минем дә уң кулым җиңелчә яраланды. Ун көн дигәндә сафка басып,үзебезнең батальонны куып җиттем. Шунда авылдашым Талип Хисматуллинны очраттым.Бу очрашу сүзләр белән генә аңлата алмаслык олы шатлык булды.
Җиңү таңына күп калмаган иде.Данциг шәһәрен азат итү өчен барган каты бәрелешләрдә дошман снаряды кыйпылчыгы башымны яралады.Шул яраны бәйләгәндә кабат яраландым.Мине санбатка озаттылар,операция ясадылар.Полҗшадагы бер госпитальгә юлладылар.Яралануым шактый җитди булганга,мине Украинадагы госпитальгә илттеләр.Поездда барганда җиңү шатлыгын ишеттек.
1945 елның августында мине госпитальдән туган авылыма шәфкать туташы озата килде.
“Ватан өчен!” китабыннан, 2005 ел.