Письма с фронта от Гаврилова Николая Максимовича из д.Урясьбаш Ст.Кукмор Таканышского района родным.
"Хат башы 24/5.1944 ел. Язам сагынычлы саләм хаты. Мин җырган илләрдә сездән аерылып солдат хезмәте итүче улыгыз Николайдан сез газиз Тәтәй-Нәнәйгә һәм шулай ук газиз ике сеңлем Настя һәм Лидиягә, шулай ук бабайга-әбейгә һәм җырак дәдәйләргә минем хатымны алу белән сәлам әйтегез. Бар аул күршегә ялкынлы сәлам..."
"Хат башы 28.06.1944 ел. Мин улың Николайдан син Тәтәйгә бик күп саләм. Нәнәйләргә, сеңелләрем, апайларга, бабай-әбейләргә саләм. Минем хәл пока ярыйсы. Урынына килеп җиткерделәр. Шушы икән инде. Мин бу хәлне уйламаган идем. Бүген исән, иртәгә әллә ничек... Хуш сау бул улың. Газиз Тәтәй - Нәнәй бүтән хат килмәсә миннән бик зур саләм, бәхил булыгыз."
От 11.11.1945 г. "Язам сагынычлы сәлам хаты, исәнлек хәбәре. Нәнәйдән һәм Кечтей түтейдән һәм хат язучы мин Лидиядән бик күп саләм һәм шулай ук әби-бабайдан, ерак җиңгиләрнең Микулай дәдәй китте, бик җырак киткән...Тәтәй хуш саубул, исәнлектә күрешсәк иде дип теләп калам"
"Мин Армис сафларында хезмәт итүче улың Николайдан газиз әнкәемә һәм газиз сеңлем Настя, Лидиягэ агагыздан бик күп сәлам. Шулай ук әби-бабайга һәм барчагызга да бик куп сәлам. Сәлам ахырында үз хәлләремә күчәм. Без сау - таза яшәп киләбез. Җибәргән күчтәнәчләрегезне барсын да алдым, бик сөендем, бик рәхмәт. Бик күп әйберләр алып җибәргәннәр, туйганчы ашадык, бәйрәм шикелле булды. Җыен иптәшләр бергә җыелып тамакны туйдырдык..."