Әһлиев Гиният Әһли улы 1915 елда Казан губернасының Спас өязе Аппак авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. Сугышка кадәр ул бухгалтер булып эшләгән. 1941 елның 5 сентябрендә ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан сугышка алына. Сержант. Мәскәү, Варшава янындагы сугышларда катнаша. Берлинга җиткән. 2003 елда вафат.