Якупов Идият Әхмәдулла улы 1918 елда Казан губернасының Спас өязе Аппак авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1939 елда ТАССРның Кузнечиха район хәрби комиссариатыннан алына. «За оборону Ленинграда» медале, «Красной Звезды» ордены белән бүләкләнгән.