Яңалыклар

«Холокост онытылмый»

Корпункт: 

Халыкара Холокост корбаннарын искә алу атналыгы кысаларында Әтнә районында чаралар үткәрелде. Кышлау авылы китапханәсендә хәтер шәмнәре кабыздылар.

«Холокост! Хәтерләргә авыр, онытырга ярамый!»

Корпункт: 

Халыкара Холокост корбаннарын искә алу атналыгы кысаларында Әтнә районында чаралар үткәрелде. Олы Мәнгәр авылы китапханәсендә «Асылташ» төркеме өчен «Холокост — халык фажигасы» дигән чара узды. Фашист тоткынлыгында булган авылдашларын барладылар. Байбеков Закир, Галиев Әдхәм, Гыйләжев Шәйхи, Сабиров Габделхай, Закиров Зариф, Ибраһимов Хөсәен, Ибрагимов Газиз, Муллагалиев Дәули, Нәжмиев Фәйзи Габдрахманов Нурислам, Ягудин Нурислам, Мәхмутов Мәгсум абыйлар. Искә алуыбыз аларнын рухларына дога булып барып ирешсен.

СИБГАТУЛЛИН ГАБДЕЛКОТДУС СИБГАТУЛЛА УЛЫ

Корпункт: 

Габделкотдус ибгатулла улы Сибгатуллин 1909елда Әлмәт районы, Югары Мактама авылында туган.Аның тормышы 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы тарихының аерылгысыз өлешенә әверелде.Ул 350-нче укчы дивизиясенең 1178 нче укчы полкы сафларына керде һәм Ватан өчен сугышларда катнашты. 1942 елның 9 гыйнварында ул Мәскәү янындагы хәрби хәрәкәтләр вакытында авыр яралана.Бу көн аның сугыштагы дуслары өченгенә түгел, ә бөтен ил буенга, батырлык көне булып истә калган. Габделкотдус – Ватанны саклауга багышлаган батыр.

Исәннәр хәтерләсен, яшь буын белсен

Корпункт: 

Сталинград кан коешы 1942 елның 17 июлендә башланып китә. Вермахт гаскәрләре шәһәрнең төньягындарак булган Идел елгасына ук үтеп керә. 125 көн дәвамында канкойгыч бәрелешләр бара. Һәр урам һәм һәр йорт йөзләгән, меңләгән корбаннар белән яулап алына. Вокзал бинасы гына да 13 тапкыр кулдан-кулга күчә. Шәһәр җимерелә һәм кирпеч ватыкларыннан, вак ташлардан, тимер-томыр өемнәреннән торган хәрабәләргә әверелә. Бәрелешләр нәтиҗәсендә дошманның хәлиткеч һөҗүм төркеме дә көчсезләнә. 19 ноябрьдән исә бөек борылыш башлана: совет гаскәрләре

Сугыш инде күптән беткән.

Корпункт: 

Окоплар җир белән тигезләнгән, аларны яшел чирәм каплап киткән, фронт юллары урынында яңа шәһәрләр һәм авыллар барлыкка килгән, блиндажлар чәчәкләр белән капланган. Тик сугыш хатирәләре генә онытылмыйлар 27 январь көнне совет халкының кабатланмас батырлыгы һәм изге Ватанына тугрылык үрнәге буларак тарихка кереп калган Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте.

Гаиләбез Бөек Ватан сугышында

Корпункт: 

Безнең илебездә Ватан өчен барган авыр сугыш газапларын күрмәгән гаилә юктыр. Бабамның әтисе - Низамов Солтан Каюм улы 1924 нче елның 15 нче маенда туган. Мин аны хәтерләмим. Чөнки ул мин бик кечкенә чакта ук вафат булган. Бабам сөйләве буенча,Каюм бабай сигез балалы гаиләдә иң өлкән бала булып үскән. Бөек Ватан сугышы башлану белән унҗиде яшьлек егет үзе теләп фронтка киткән.Аның турында бабам авызыннан сөйләнгән истәлекләрне искә төшерәсем килә...

Ул гади солдат булган

Корпункт: 

Минем бабам Юнысов Сәгыйть Зәки улы 1924 нче елда Әлмәт районының Нәдер авылында туган.1942 нче елда ул сугышка китә. Ул гади солдат булып хезмәт итә. Авыр юлларны үтеп,сугыш беткәннән соң да ике ел дәвамында армия хезмәтен үти. Бары 1947 елда гына,бик күп яралар алып,туган авылына кайта. Сугыштан соң ул йөк машиналарын йөртүче булып эшли.Бабамның “Германияне җиңгән өчен” исемле һәм башка бик күп юбилей медальләре бар. Гарипова Сабина, Әлмәт шәһәре 5нче гимназиясенең 5б сыйныфы укучысы

Авылымның батырлары калыр мәңге безнең күңелләрдә. Хөснетдинов Гыйбадулла

Корпункт: 

Сугыш башланганда Гыйбадулла бабайга 18 яшь кенә була. Күп җирләрне кара күмер итеп, Үлем белән түшәп юлларын. Канга туймас фашист эте Суза безгә канлы кулларын. -Ләгънәт төшсен бу сугышка,- ди Гыйбадулла бабай.Чөнки ул аның киләчәккә булган уй-хыялларын чәлпәрәмә китерә. Укуга булган теләген дә юк итә ул сугыш.

Ленинград камалышы

Корпункт: 

Ленинград блокадасы…Нева ярындагы шәһәр өчен 872 көн-төн дәвамында каты сугышлар барган. Ладога күле аша узган транспорт магистрале Ленинградны илнең тыл өлеше белән тоташтыручы бердәнбер юл була. Ленинградлылар аны «тормыш юлы»дип атыйлар. 1941-1944 елларда Ленинградны саклау - Бөек Ватан сугышы елларында каһарманлык символы. Югары баш командующий боерыгы белән 1945 елның 1 маенда Ленинград Герой-шәһәр исеменә лаек була. Әлеге темага багышланган чираттагы әңгәмә Сарман гимназиесенең 9 сыйныфлары укучылары өчен үткәрелде.

Алар илгә Җиңү алып кайтты

Корпункт: 

Муратов Сабур Шаймурат улы 1913 нче елның 6 нчы гыйнварында Татарстан Республикасының Әлмәт районы Урсалабаш авылында туа. Гаиләдә 4 малай була алар. Абыйлары белән бергә Сабур да яшьтән үкколхозда эшли.Көтмәгәндә сугыш башлана. 1941 нче елның 24 нче июлендә Сабур да фронка китә. Сугышка аны тормыш иптәше Мәхмүдә һәм 3яшьлек кызы Әлфия озатып кала. Башта Муратов Сабур Ленинград шәһәре янында3 нче укчылар полкында гади солдат булып хезмәт итә. Смоленск шәһәре янында барган каты бәрелешләр вакытында уң аягы каты яралана. Яралары бераз төзәлгәч, ул хезмәтен дәвам итә.