Новости

Тыл батырлары

6 May, 2015 - 16:42

Корпункт: 

Шәмбалыкчы авылында эшләп килүче Ф.Насретдинов һәм Б.Вәлиева музеенда тыл хезмәтчәннәре данын зурлаган яңа күргәзмә эшли башлады. Балачактан тормышның авырлыгын үз җилкәләрендә тарткан олы хөрмәткә лаек абый-апалар бүгенге көндә Шәмбалыкчы авылында яшиләр.

Average: 3 (1 vote)

Әтнә районы Кулле Киме авылында яңа обелиск булдырылды.

6 May, 2015 - 13:31

Корпункт: 

Кулле Киме авылында Бөек Ватан сугышының 70 еллыгын каршы алып яңа обелиск булдырылды. Обелискның ике ягына авыл җирлегенә кергән Күлле Киме, Яңа Бәрәскә, Бактачы, Ислейтар авылларының Бөек Ватан сугышында хәлак булучыларның исемлеге бирелгән.

Average: 5 (1 vote)

Әтнә районы Комыргуҗа авыл җирлегенә кергән авылларында мемориаль такта урнаштырылды.

6 May, 2015 - 13:24

Корпункт: 

Комыргуҗа авыл җирлегенә кергән Ябынчы, Төрекләр, Мәрҗән авылларында мемориаль такталар урнаштырылды. Монда һәр авылның Бөек Ватан сугышында хәлак булучыларның исемлеге бирелгән. Бу чара Җиңү бәйрәмен каршылап, ветераннарны чакырып тантаналы рәвештә үткәрелде.

Average: 5 (1 vote)

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап Әтнә сәнгать мәктәбе укучылары сугыш һәм тыл ветеранарын бәйрәм концерты белән котладылар.

6 May, 2015 - 13:10

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап Әтнә сәнгать мәктәбе укучылары сугыш һәм тыл ветеранарын кунакка чакырып, бәйрәм концерты белән котладылар.

Average: 5 (1 vote)

Якташыбыз Шиһабетдин Мәрҗәнинең туган нигезе җыештырылды.

6 May, 2015 - 12:59

Корпункт: 

Күренекле якташыбыз галим, мәгърифәтче, фәлсәфәче, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗәнинең Әтнә районы Ябынчы авылындагы туган нигезе Комыргуҗа мәктәбе укучылары ярдәмендә җыештырылды. Янында урнашкан “Муллалар коесы” да тәртипкә китерелде. Ел саен башкарыла торган бу эшләрне Ш.Мәрҗани музее җитәкчесе Зиннатуллина Зилә җитәкләде.

Average: 5 (1 vote)

"Ашка салырлык орлык алып кайтырга тырыша идек"

6 May, 2015 - 11:49

Корпункт: 

Average: 5 (18 votes)

Сабалылар – Сталинград сугышында

6 May, 2015 - 11:46

Корпункт: 

Моннан 70 ел элек – 1943 елның 2 февралендә Сталинград янында 200 көн дәвам иткән тарихта тиңе булмаган сугыш совет гаскәрләренең зур җиңүе белән тәмамлана.

Average: 5 (19 votes)

Аздан герой булмый калган

6 May, 2015 - 11:44

Корпункт: 

Кешелекнең немец илбасарларына каршы азатлык көрәше – Бөек Ватан сугышы башлануга инде 70 елдан артык вакыт үтте. Тарих бу дәһшәтле еллар вакыйгаларына үз бәясен бирде: XX йөзнең канкойгыч бәрелешендә халкыбыз батырлыгы беркайчан онытылмас. Җиңү көнен якынайткан куркусыз батырлар рәтендә минем бабамның абыйсы да була.

Average: 5 (18 votes)

Зур Нөркәй мәктәбе укучысы Альмир Әгъләмов сугыш техникасы макетлары конкурсында җиңде

6 May, 2015 - 10:40

Корпункт: 

Зур Нөркәй урта мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, шул чордагы сугыш техникасы макетлары конкурсы үткәрелде. Укучылар бу эшне башкару өчен кызыксынып күп китаплар укыдылар, интернеттан эзләделәр. Конкурста беренче урынны сигезенче сыйныф укучысы Альмир Әгъләмов яулады.

Average: 5 (1 vote)

Тукайлылар чит телдә җырлады

6 May, 2015 - 10:39

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында районның чит тел укытучылары методик берләшмәсе чит телдә җырлар бәйрәме үткәрергә булды. Чараны уздыру урыны итеп Мәләкәс мәктәбе сайланды. Кичәне матур итеп Мәләкәс мәктәбе укучылары, алып баручылар Алина Маркова һәм Регина Гаффанова ачып җибәрде. Аннары мәгариф идарәсенең укыту-методик бүлеге методисты Эльмира Вагыйзова бәйрәмдә катнашучыларга уңышлар теләде.

No votes yet

Pages