Яңалыклар

Апас туган якны өйрәнү музеенда "Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында "Обелискларга юл" дип аталган чара узды

Корпункт: 

Апас туган якны өйрәнү музеенда "Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында "Обелискларга юл",- дип исемләнгән лозунг астында Апас Аграр көллияте һәм Иске Йомрал мәктәбе укучылары катнашты. Рамис Госманович аларны әлеге көннең әһәмияте турында сөйләп хәтер китаплары белән таныштырды. Шулай ук балаларга тематик брошюралар таратылды. Соңыннан сугыш чоры балаларына багышланган "Сугышчы кулындагы бала" монументка чәчәкләр салу тантанасы булды.

Туксан яшьлек бабай токмач баса, кыстыбый пешерә

Корпункт: 

Севастопольдә хезмәт итүе белән горурланучы, яшьләрчә җитез хәрәкәтле, заман яңалыкларыннан хәбәрдар Галимҗан ага Биктимеров 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте.

“Колхоздагы бөтен эшне дә эшләдек”.

Корпункт: 

Кышлау авылында яшәүче Мәрьям әби Зариповага да 90 яшь тулды. Илгә килгән авыр елларны Мәрьям әби дә үз җилкәсендә кичерә. Яшь, кыен булса да,сынатмый. -Сугыш башланганда миңа 13 яшь иде.Кечкенә булсам да бөтен авыр эшне эшләдем. Ачлыктан бөтен гәүдәм дер-дер килә торган иде. Бер сынык ипи булсачы, дип утырып елаган чакларым күп булды. Шулай булса да, бер эштән дә калмадым, урагын да урдык, урман да кистек, дуңгыз көтүе дә көттем, ат белән басуга тирес тә чыгардым, - дип искә ала ул елларны. Кышлау егетенә кияүгә чыгып, 4 бала тәрбияләп үстерәләр.

Бәйрәкәтамак авылында яшәүче Мотыйгулла ага Габдуллинга – 90 яшь

Корпункт: 

Баулы районының Яңа Шалты авылында дөньяга килә ул. Балачак еллары дәһшәтле сугыш елларына туры килә. Шулай да малай җиде сыйныф белем ала.

Зур Сәрдектә Татарстан Милли музееның Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы җитәкчесе Михаил Черепанов белән очрашу булды.

Корпункт: 

Зур Сәрдектә Татарстан Милли музееның Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы җитәкчесе Михаил Черепанов белән очрашу булды. Яңа Савин районы мәктәпләренең берсеннән килгән агитгруппа чыгышы, Олыяз урта мәктәбе директоры Гомәр Хаҗиевның чыгышлары бик эчтәлекле һәм гыйбрәтле булды. Бу очрашуда Янил авылыннан "Кар десанты" төркеме җитәкчесе Ринат Шакиров та катнашты. Хәбәрсез югалган авылдашларыбыз турындагы документларны кулга алу - авылыбыз тарихының тагын бер битенә язылачак зур вакыйга, дип хәбәр итте Рәмзия Хөсәенова.

Татар Черкененнән Сәләхетдин Дәүләтшинга 101 яшь тулды

Корпункт: 

Сәләхетдин бабай бүгенге көндә Казанда балаларында яши. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина һәм авыл җирлеге башлыгы Рифкать Ибәтуллин Казан шәһәренә барып Сәләхетдин бабайны кайнар котлап район башлыгы исеменнән Котлау открыткасы һәм бүләген тапшырдылар.

Сатмыштан 90 яшьлеген каршылаган Зәйнәп әби Кашапова кечкенәдән әнисез калган

Корпункт: 

Сатмышта яшәүче Зәйнәп әби Кашапова 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Аңа Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Сатмыш авыл җирлеге башлыгы Равилә Сибгатова иң изге теләкләрен юллады. Зәйнәп әби яшьлегендә бик күп авырлыклар күргән. 11 яшеннән әнисез калып, яшь әни тәрбиясендә үскән. Авыр хезмәт, сугыш ачысы да аның йөрәге аша узган. Бүген 6 баласы, онык, оныкчыклары хөрмәтен тоеп, кадер-хасияттә яши.

Әтнә “ФОРПОСТ”чылары – икенче!

Корпункт: 

Татарстан Республикасы “ФОРПОСТ”ы оешуга 20 ел тулу уңаеннан, Арчаның педагогия көллияте базасына урта профессиональ белем бирү уку йортларының “ФОРПОСТ” отрядлары арасында спартакиада узды. Спартакиаданың ачылу тантанасында республика «ФОРПОСТ» үзәге директоры Андрей Рыков, эчке эшләр ветераны, үз вакытында республика наркоконтроленә нигез салган Гомәр Фатыйхов, Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов, Арча районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов катнашты.

“Батырларыбыз даны мәңгелек”.

Корпункт: 

Күшәр төп белем бирү мәктәбенең Хәйруллин Зөлфәт исемендәге балалар оешмасы членнары Әфганстанда хәрби бурычын үтәгән вакытта батырларча һәлак булган авылдашлары Хәйруллин З.З. каберен зират кылдылар кардан чистартып, чәчәкләр куйдылар.