Яңалыклар

Солдат бабам үткән юллар

Корпункт: 

Кеше тормыш сынауларын үзе сорап алмый. Минем ерак бабам –әниемнең бабасы Нәбиулла Хәйрулла улы Мөхәммәдиев тә зур сынаулар аша узган. Ул 1921 нче елда туган.Билгеле булганча, бу туган ягыбызда котокыч ачлык хөкем сөргән вакыт була.Язмыш аңа илтифатлылык күрсәткән:ниндидер тылсымлы көч белән үлемнән алып калган.

Җир йөзендә ничек рәхәт яшәү Көннәр аяз,илләр тыныч булса

Корпункт: 

Җир йөзендә ничек рәхәт яшәү Көннәр аяз,илләр тыныч булса. Янәшәңдә әти-әни,якыннарың Сау-сәламәт,көр күңелле булса. Сугыш дигән афәтләрдән бер арынсак, Тыныч тормыш,бәхет-шатлыкка урансак, Булыр иде күңелләрдә дә тынычлык Явызлыкны гөл-чәчәкләргә урасак! Күпме еллар үтсә дә,Бөек Ватан сугышы китергән кайгы-хәсрәттән һаман арынып булмый.Бу сугыш XX гасырның иң куркыныч афәте булып истә калды.

Сугыш елларын искә алу

Корпункт: 

(1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының тәмамлануына 55 ел тулды.2000 нче ел) Сугыш вакыты... 1941-1945- еллардагы сугышны, бүгенге көндә 74-75 яшен тутырган һәм аннан да өлкән кешеләр, үз күзләре белән күреп , тылда хатын-кызлар, фронтта ир-егетләр– иң-иң, иң авырлыкларны кичергән кешеләр.

Хәтер уты

Корпункт: 

3 декабрьдә безнең ил Билгесез солдат көнен билгеләп үтә. Бу Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата. Бу истәлекле көн сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган һәм исемнәре билгесез калган Совет һәм Россия сугышчыларының истәлеген, хәрби батырлыгын һәм үлемсез батырлыгын мәңгеләштерү өчен билгеләнгән.

Алар илгә Җиңү алып кайттылар

Корпункт: 

Кешелек дөньясына кайгы - хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга җитмеш җиде елдан артык вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Гомерендә бер мәртәбә дә авыз тутырып “әти” дип әйтә алмаган балалар, хәзер инде үзләре әби-бабай яшендә. Канлы ут эчендә йөргән чал ветераннарыбызның да саны елдан - ел сирәгәя бара. Безнең авылыбызда да инде сугыштан исән кайткан ветераннарыбыз калмады. Ләкин аларның һәрберсен без исебездә тотабыз. Авылдашлар, күршеләр белән җыелышканда, хәтерне яңартабыз, ветераннарыбызның сөйләгәннәрен искә төшерәбез.

Алар илгә Җиңү алып кайттылар

Корпункт: 

Дәһшәтле сугыш һәр гаиләгә кагылды, илебездә беркемне дә урап үтмәде. Киләчәккә матур планнар корып, тыныч тормышта яшәп яткан халкыбызга бетмәс кайгы-хәсрәт, илебезгә олы җимереклекләр, зур югалтулар алып килде. Миллионлаган ватандашларыбыз яу кырларында дошман белән йөзгә-йөз килеп алышты, шулай ук миллионлаганнар үз-үзләрен аямыйча тылда Җиңүне якынайту өчен фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтте. Авылдашларыбыз да илгә Җиңү алып кайтуда үз көчләрен куйдылар, зур батырлыклар эшләделәр.

Безгә сугыш кирәкми!

Корпункт: 

Сугыш... Нинди авыр сүз! Күпме михнәт, күпме кайгы китерде ул кешеләргә. Күпме бала әтисез, күпме хатын ирсез, күпме ата-ана балаларсыз калды! Күпме яшь түгелде?! Күпме авыллар, шәһәрләр җимерелде? Күпме кешенең йөрәгендә әлегә кадәр әрнү, сагыш, чөнки алар үз балаларын, туганнарынын югалттылар. Илебездә тол калган хатыннарның, әтисез калган балаларның саны артканнан артты диярлек. Нинди авыр заманада яшәделәр безнең әби-бабаларыбыз, аларның күңелләрендә билгесезлек, авырлык, тынычсызлык, борчу, күз яшьләре...

Алар илгә Җиңү алып кайттылар

Корпункт: 

Хәйдәров Бәкер Мирхәйдәр улы 1908нче елның 6 нчы гыйнварында Татарстан Республикасының Әлмәт районы Урсалабаш авылында туа. Гаиләдә 5 бала була алар: 3 малай һәм ике кыз. Хәйдәров Бәкер 1937-1940 нчы елларда Әлмәт шәһәренеңмай заводында мастер булып эшли. 1941 нче елда Куйбышев шәһәренә производствога эшкә китә. Сугыш башлангач, 1941 нче елның февраль аенда ул да туган җирләрен фашистлардан сакларга дип фронтка юл ала. Бәкер бу вакытта инде тормыш корган була, аны хатыны белән ике баласы озатып кала. Олы кызына нибары 3 яшь, ә малаена 1 яшь була.

Иске Мәңгәр авылыннан Хиндия апа Хөснетдиновага 90 яшь тулды

Корпункт: 

Сугыш чоры баласы Хиндия апа Хөснетдинова 1933 елда Күшәр авылында куп балалы гаиләдә дөньяга килгән. Шул чорның ботен авырлыгын уз җилкәсендә татыган кеше Хиндия апа. Гомерен күмәк хуҗалыкка хезмәткә багышлаган. Тормыш иптәше Мөнир белән дурт бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген Хиндия апа улы Дамир гаиләсендә иң кадерле кеше. Булганына риза булып, артыгына өмет итми, сабыр гына гомер йомгагын сүтә ул. Тормышыннан ихлас кәнәгать, туар һәр танга куанып яши. "Чуп утар идем", - дип җылы җәйләрне көтә. Дөрестән дә, бакчада бер чүп тотмый, ди аның хакында күршеләре.

Озын гомерле әби- бабайлар –авылның горурлыгы

Корпункт: 

Озын гомерле әби- бабайлар –авылның горурлыгы ,яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе.Зиганшина Рәйсә Әбүбәкер кызы1928 елның 29 октяберендә Беренче май районы Иншар авылында икенче бала булып дөньяга килә .Рәйсә Әбүбәкер кызының да гомер юлы сикәлтәсез ,җиңел генә үтми тормыш авырлыгы, кияргә кием булмау сәбәпле дүрт классны гына тәмамлый ала.