Яңалыклар

Олы итеп котлау юллыйк

Корпункт: 

Елховой авылында олкән яшьтәге ак- яулыклы әбиләре күп булуына без бик шат. Шуларның берсе тыл хезмәткәре Яруллина Рәйсә Зиангир кызы 2 августа үзенең гомер бәйрәме 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне аның адресына котлауларның һәм теләкләрнең иң җылы, эчкерсез сүзләре яңгырады.

“Һәйкәлләргә сәяхәт”

Корпункт: 

Бүген яшь буынны халкыбызның тарихи традицияләренә, аның улларының һәм кызларының батырлыкларына, бөек казанышлар тәҗрибәсенә өйрәтү бик мөһим. Үсеп килүче буында Ватанга, тынычлык эшенә, Ватанны саклау гаәзерлек кәм әхәббәт форма лаштырырга кирәк.Шул уңайдан Әхмәтшин Х.Х.

Минем гаиләм язмышында Бөек Ватан сугышы

Корпункт: 

Әбием Бикчәнтаева Гүзәл Баян кызы 1939 нчы елның 10 июнендә – җәйнең ямьле көнендә, Кичүчат авылында колхозчы гаиләсендә туган.

Алар илгә Җиңү алып кайттылар

Корпункт: 

Ризванов Нуриман Ризван улы 1910 нчы елда Татарстан Республикасының Әлмәт районы Урсалабаш авылында туа. Башлангыч белемне һәм җидееллык белемне Сөләй авылы мәктәбендә ала.1933 нче елда Совет Армиясе сафларыннан кайткач, Бөгелмә укытучылар хәзерләү курсларында укый. 1934 нче елда Сөләй җидееллык мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып кайта. Читтән торып укытучылар институтын тәмамлый. 1941 нче елда башланган сугыш бу гаиләгә дә кагылмыйча калмый. Ризванов Нуриман абый беренче көннәрдә үк сугышка китә.

Алар илгә Җиңү алып кайттылар!

Корпункт: 

Сөләй урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән берлектә “Минем гаиләм язмышында Бөек Ватан сугышы” темасына истәлек язмалары җыю дәвам итә. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Гарифуллина Гөлнур Газыйм кызы да үзенең бабасы турындагы истәлекләрне сөйләде.

Алар илгә Җиңү алып кайттылар

Корпункт: 

Хаҗиев Шәрипҗан Хаҗиәхмәт улы 1922 нче елның 1 нче июнендә Татарстан республикасының Әлмәт районы Сөләй авылында туа. Авыл мәктәбендә башлангыч белемне ала. Укуны бетергәч, Шәрипҗан колхозда мал караучы булып эшли. 1942 нче елның гыйнвар аенда сугышка китә. Сугыштаул 698 нче Смоленск фронтында катнаша. Шунда бик каты яралана, туган авылына кайта. Ләкин озак тормый, ярасы төзәлгәч, кире сугышка китә. 1943 нче елны Ленинград шәһәре янындагы сугышларда катнаша, 102 нче укчылар полкында хезмәт итә.

Мин бабама рәхмәтле

Корпункт: 

Н.З. Зыятдинов 1925 елның 25 июлендә Татарстан АССРның Әлмәт районы Тайсуган авылында крестьян гаиләсендә туа. 17 яшьтә үк карт бабам Бөек Ватан сугышына китә. Егет чагында ук чын батырлык үрнәге күрсәтеп, фашистларны җиңүдә катнашкан. Кече сержант дәрәҗәсенә күтәрелеп, сугышта каты яраланса да, (барлыгы 3 тапкыр, соңгысында аягы яралана) кабат сафка алына. Сугыш вакытында киләчәк тормышын билгеләүче вакыйга була. Бер авылны азат иткәндә ачлыктан ябыккан ана-баланы күргәч, үзенә сүз бирә: "исән-сау кайтсам, халыкның тамагын туйдырырлык икмәк үстерәм".

Бабамның якты истәлеге

Корпункт: 

Минем бабамның әтисе - Зәкиев Нәҗип Зәки улы. Ул 1914 нче елның 9 октябрендә Әлмәт районының Нәдер авылында туган. 1941нче елны Кызыл Армия сафларына хезмәткә алына. Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк фронтка китә.Ул артиллерия гаскәрләре составында Волхов фронтына эләгә. Анда барган каты сугышларда өч тапкыр каты яралана.

«Бүген төшемдә кызымны күрдем»

Корпункт: 

Сугыш тиз килә. Көтелмәгән җирдән. Бар дөньяны җимереп, өметләрне өзеп, хыялларны чуалтып, кояшны сүндереп килә. Иртәнге таңда яңа кияүгә чыккан кызлар яратканнарының җылы кочагында иркәләнгәндә, күптән түгел туган яшь бала анасының күкрәк сөтен имеп ятканда, әле генә мәктәп бетереп киткән яшь кызлар һәм егетләр киләчәккә якты хыяллар корып атлаганда, бар да тыныч һәм бәхетле булган чакта кинәт кенә, көтелмәгәндә башлана.