Яңалыклар

Җиңү көнен каршылап

Корпункт: 

9 май – Җиңү көне уңаеннан Урман Кәләе авылында да бик зурбәйрәм чаралары булып узды. Авыл уртасында урнашкан мәһабәт һәйкәл янына тыл ветераннары, сугыш чоры балалары чакырылган иде. Бәйрәмдә катнашучылар сугышта һәлак булганнарны искә алдылар һәм һәйкәлгә веноклар, чәчәкләр салдылар. Кунакларны мәктәп укучылары патриотик җырлар, шигырьләр белән котлады. Еллар имин булсын, бүтән беркемгә дә сугыш хәсрәтен күрергә язмасын – һәркемнең теләге бер иде. Артемьева Фәния Мөхамәтзәки кызы, Урман Кәләе мәктәбенең туган тел (татар теле) укытучысы

"Сугыш турында бөтенләй сөйләргә яратмый иде ул..."

Корпункт: 

Кулыма кабат дәү әтием Шамил Сабировның фотосын кулыма алам. Дәү әтием Күлле Киме авылыннан. Шушы авылдан 17 яшендә сугышка киткән. Башта телләрдән төшмәгән Суслонгер лагеренда өйрәнүләр уза. Гомель, Брест, Польша шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Берлинга кадәр барып җитеп, исән-сау туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булган бәхетле шәхесләрнең берсе ул. Бәхетле димен, кулак малаена әтисез үсәргә, гаилә назын татырга насыйп булмаса да, сабырлык, ярдәмчел, мәрхәмәтле кебек сыйфатларны югалтмыйча гомер итте. ул. Мин аның бер генә тапкыр да сүгенгәнен хәтерләмим.

Алар илгә Җиңү алып кайттылар!

Корпункт: 

Мирсәитов Искәндәр Мирсәит улы 1905 нче елның 26 нчы ноябрендә Татарстан республикасының Әлмәт районы Урсалабаш авылында туа. Гаиләдә

Җиңү тәрәзәләре

Корпункт: 

Бөек Җиңү бәйрәмен каршылаган көннәр. Бу бәйрәм көнәрендә без сугыш һәм тыл ветераннарының батырлыгын билгеләп үтмичә, аларга булган олы ихтирамыбызны белдермичә кала алмыйбыз. Шул чараларның берсе итеп "Җиңү тәрәзәләре" Бөтенроссия акциясе барышында 1 майдан 9 майга кадәр Бөек Җиңү символлары белән тәрәзәләрне һәркем бизи алды. "Җиңү тәрәзәләре" Бөтенроссия патриотик акциясе 9 майга кадәр дәвам итте. Бездә бу акциягә бик теләп кушылдык. ⭐⭐⭐⭐⭐⭐⭐⭐⭐⭐ Май кояшы җирне җылытканда Алмагачлар чәчәк атканда, Шатлык өстәп халкым күңеленә

Бөек Җиңүнең 78 нче язын каршылап

Корпункт: 

Бөтен ил өстенә килгән бәхетсезлек 1941-1945 елларда Ватан сугышы авырлыгын Урсалабаш һәм Сөләй авылы халкы да үз җилкәсендә зур намус белән күтәрде. Урсалабаш авылы фронтка үзенең 206 улын, Сөләй авылы 272 улын озата. Урсалабаш авылыннан – 93 кеше, Сөләй авылыннан 167 кеше сугыш кырларында ятып кала. Сугыш елларында халык азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен үзләренең тормышларын биргән авылдашларыбызның исем-фамилияләре монументта гранит ташка язып куелган. Ул Сөләй авылында Ана һәйкәле янына урнаштырылган.

Әлмәткә «катюша»ның беренче командирларының берсе Барий Йосыповның бронза бюсты кайтарылды

Корпункт: 

Бюст картиналар галереясында 1 ел сакланачак. 5 майда Әлмәт картиналар галереясендә «батырлык үлемсез» проекты кысаларында Бөек Ватан сугышы герое Барий Йосыпов (1903-1981) бюсты ачылд. Әлмәт авылында туган герой БМ — 13 реактив артиллериясенең легендар «катюша» хәрби машиналарының беренче командирларының берсе буларак тарихка кереп кала.

...Бай икәнсең син, Сәхипгәрәй

Корпункт: 

«Эштә булмаса ярый инде», - диде безне каршы алган ветераннар советы рәисе Җәмилә апа. «Ник, сез бит аны 84 яшендә дигән идегез», - дидем мин, гаҗәпләнеп. «Әйе, тик ул әле һаман эшли», - дип, Җәмилә апа капканы ачты. Яшь алмагачлар янында тезелеп торган яңа утыртылган түтәлләр. Безнең язма героебыз әле генә эштән кайткан икән. Иркен, якты өйгә уздык. Өйгә туклык билгесе булган яңа гына салган ипи исе чыккан иде.

Әлмәт ветераннары «Ветеранга Бүләк» акциясе кысаларында котлаулар кабул итә

Корпункт: 

Төрле дәрәҗәдәге депутатлар һәм «Бердәм Россия» активистлары Җиңү волонтерлары белән берлектә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга чәчәкләр, кыйммәтле бүләкләр һәм азык-төлек җыелмалары тапшыруны дәвам итәләр.

Әлмәттә Бөек Ватан сугышында катнашучы актриса Зәкия Туешевага мемориаль такта ачылды

Корпункт: 

Мемориаль тактаны Әлмәт драма театры ачты. Бүген, 9 майда, Әлмәттә Җәлил урамындагы 41а йортта Бөек Ватан сугышында катнашучы, Әлмәт театры актрисасы һәм режиссеры, ТАССРның халык артисты Зәкия Туешева хөрмәтенә мемориаль такта ачу тантанасы булды.

Күпме газаплар күреп тә яшәүдән туймадым

Корпункт: 

Унынчы дистәне ваклаган Нәгыймә Могыйн кызы Галимова күз яшьләре белән сугарылган Җиңү бәйрәмен ел да көтеп ала. Ул безне капка төбендә каршы алды. Бүген дә чибәрлеген югалтмаган Нәгыймә апаны шулкадәр газаплар күргәндер дип башыңа да китермәссең.