Абдрахманов Ибрагим Абдрахман улы (Габдрахманов Ибрагим Габдрахманович) 1920 нче елның 15-нче маенда Өбрә авылында туа. 1940-нче елны 25-нче сентяберендә Дөбъяз военкоматы аркылы Совет Армиясе сафларына китә. Әрмәнстан ССРның Кировакан шәһәрендә 650-нчы укчы полк 138-нче горный өч тапкыр Кызыл Байраклы укчы дивизиядә 1940-нчы елның 11-нче октябреннән 1941 елның 22 нче июненә кадәр хезмәт итә.
Сугыш башлану белән ук шул полк белән Төрек границасяна оборонага китә. 1942 елга кадәр оборонада була. 1942 елны командование приказы буенча үзләренең полк штабына җибәрелә. Полктан, дивизия штабына китә. Аннан 80 кеше алып Әрмәнстанның Ленинокан шәһәренә китә. Шул ук елны командование приказы буенча 45-нче армиянеә штабына күчерелә. Шунда Кавказны саклауда оборононада була. шул ук армия штабында хезмәт итеп 1946 елның июнь аенда демобилизацияләнә. Ибрагим Абдрахманович “За оборону Кавказа”, “За победу над Германией” медальлләре белән бүләкләнә.
(09.02.1985 елны Хайруллина Лилия Хадиевна 9-нче сыйныф укучысы язып алды.
Язма Әлдермеш авылы мәктәбенең музей- бүлмәсәндә саклана)
P.S. Абдрахманов Ибрагим Абдрахман улы ефрейтор хәрби званиясендә. Сугыштан соң туган авылына кайтып “Тырыш” колхозында колхозчы, соңарак хәттә пенсиягә чыккачта “Маяк” колхозында ашлык складынын модире булып эшли. 1994 нче елны вафат була, Өбрә авылында җирләнә.