Габделәхәт Абдулхак улы Абдулхаков Әтнә районы Әйшияз авылында яшәүче ветераныбыз 95 яшьлеген каршылады. 1920 елның 14 мартында дөньяга килгән Габделәхәт мәктәптә укып 7 сыйныф белем ала, 14 яшеннән колхозда төрле эшләр башкара. 20 яше тулгач, 1940 елның октябрендә армия хезмәтенә алына. Манчьжурия чигендә, 76-нчы полк 1-нче батальон З-нче рота 1-нче взвод 4-нче отделениедә кече сержант буларак отделение командиры вазифасын башкара. 1945 елның 9нчы августыннан 3нче сентябрьгә кадәр Япон сугышында катнашып, шактый күп атарга һәм япон гаскәрен куып, Кытай иле буйлап шактый атларга туры килә аңа. 1946нчы елның 30нчы июненә кадәр Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. Медальләре:«За победу над Японией»; «20 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.»; «40 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.»