Абдуллин Шәехразый Мардан улы
Туган елы: 20 февраль 1918 ел
Вафат булды: 2003 ел
Шәех ага Абдуллин хезмәт иткән 55 укчы девизия Брест каласы янында 1941 елның 22 июнендә үк сугыша башлый, җанлы һәм кораллы көчләре шактый өстен булган дошман һөҗүменә каршы тора алмыйча, Брест, Слуцк, Рогачев, Бобруйск, Гомель, Чернигов шәһәрләрен калдырып, чигенергә мәҗбүр була. Әмма Полтава өлкәсенең Пирятина шәһәре янында девизиянең бер төркеме фашистларның танк гаскәре чолганышында кала һәм әсир төшә. Алар арасында якташыбыз Ш. Абдуллин да була. Әсирләрне 1941 елның 18 сентябрендә Киев янындагы Дарница лагерена озаталар, шул ук ел азагында меңнәрчә әсирләрне Киевның Соломинко районындагы лагерена күчерәләр. 1942 ел башында Шәех Мардановичның турыдан-туры җитәкчелегендә “Смерть фашизму” антифашистик яшерен оешмасы төзелә. Аның төп максаты Украина партизаннары белән элемтә урнаштырып, хәрби әсирләрнең качуын оештыру була. Шушы тәвәккәл планны тормышка ашыруда Украина комсомолы ҮК вәкиле Николай Галицкий һәм Полина Гриценко зур роль уйныйлар. Полина Гриценко Короленко урамындагы (хәзерге Владимирская) 11 нче йортның икенче катындагы фатирда яши. Бу фатирда качу планы өлгерә һәм, 1943 елның 27 маенда мунча кергәндә бер төркем хәрбиләр качып, шушы квартирага җыелалар, ә икенче төркем төрле юллар белән Андреевский соборы янына килеп җитә.
Әмма беренче төркемдәге әсирләр кулга алына һәм җәзалап үтерелә. Икенче төркем ( аның җитәкчесе Ш. Абдуллин) бик зур авырлыклар белән, ач-ялангач килеш, 7 тәүлектән соң, Киев партизан берләшмәсенең Бородянка отрядына килеп кушыла. Әсирләр төрле-төрле операцияләрдә катнашып, үзләрен кыю һәм батыр партизаннар итеп таныталар.
Ветеран партизанның хаты тиешле адресатына барып керә, аны игътибар белән укыйлар һәм авторга түбәндәгечә җавап бирәләр:
“ Хөрмәтле Шәех Марданович!
Сезнең антифашистик подпольеда катнашучыларга, концлагерь әсирләренә Владимирская урамындагы 11 нче йортка истәлек тактасы кую турындагы тәкъдимегез тарихи һәм мәдәни мохит һәйкәлләрен саклау һәм торгызу комитеты тарафыннан каралды.
Бөек Җиңүгә 50 ел тулу алдыннан Киевта, Дарницада концлагерьда газап чигүчеләр хөрмәтенә һәйкәл ачылды. Ул меңнәрчә хәрби әсирләр һәм башка гражданнар истәлеген мәңгеләштерә.
Киевны оккупацияләгән елларда йөз меңнәрчә кеше һәлак булды. Алар истәлеге меңнәрчә гражданнарны һәм хәрби әсирләрне аткан урыннардагы – Дарницадагы, Бабий Ярдагы һәйкәлләрдә, элеккеге Сырецкое концлагере биләмәсендәге истәлек билгесендә, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы тарихының Украина дәүләт музее”нда һәм башкаларда мәңгеләштерә.
Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына һәм анда катнашучыларга багышлап, Киевта барлыгы 60 лап истәлек билгесе һәм мемориаль такта урнаштырылган.
Сезнең хатыгыз 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышы тарихы музеена җибәрелде. Анда язылган вакыйгалар Киев шәһәрендә Бөек Ватан сугышы чорының тагын бер эпизодын киңрәк яктыртырга ярдәм итәр.
Ихтирам белән комитет рәисе Р. Кухаренко”.
Якташыбыз, партизаннар взводы командиры Шәех ага Абдуллинның тынгысыз эзләнүләре һәм тырышлыгы белән Ватан сугышының яңадан-яңа эпизодлары ачыклана. Чөнки ул Ватан сугышының башлангыч чорында чигенү ачысын, хәрби әсирлекнең коточкыч түбәнчелеген, фашистлар вәхшилеген үз җилкәсендә татыган, концлагерьдан качып, партизаннар арасында абруй казанган, алар белән хәтәр операцияләрдә катнашкан ветеран.