1921 елда туган. 1941 елның апрель аенда Кызыл Армия сафларына алына. Сугышка 1942 елның декабрь аеннан керә. 1944 елны “Сугышта күрсәткән батырлык өчен” (“За боевые заслуги”) һәм “Сталиградны саклаган өчен” (“За оборону Сталинграда”) медальләре белән бүләкләнә.
1945 елны сугыш барганда ике торак пукты арасында өзлексез элемтә суза. Берүзе 2 километр 500 метр ара җирдә яңгырдай явып торган дошман пулялары астында 25 минут эчендә элемтә урнаштыра. Алдына куйган бурычны төгәл үтәгәне һәм күрсәткән батырлыклары өчен Абзалов Вагыйз 1945 елда Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.