АФАНАСЬЕВ КУЗЬМА КИРИЛЛОВИЧ (1917-1966)

АФАНАСЬЕВ Кузьма Кириллович (1917, хәзерге Әлки районы Иске Тумба авылы - 20.12.1966, шунда ук), Советлар Союзы Герое (24.3.1945), сержант (1944). 1939 елдан Кызыл Армиядә. 1941 нең сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 795 нче укчылар полкының пулемёт отделениесе командиры (53 нче армиянең 228 нче укчылар дивизиясе). Төньяк-Көнбатыш, Резерв, Дала һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Украина, Молдавия, Румыния, Венгрия, Чехословакияне азат итү сугышларында катнаша. 1944 нең октябрендә Сольнок шәһәреннән (Венгрия) төньяктарак Тиса елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Сугыштан соң запаста. Әлки районы урман хуҗалыгында эшли. Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1.

Литература: Герои Советского Союза — наши земляки. К., 1982. Кн. 1.