АИТОВ КОТДУС НУРГАЛИ УЛЫ

Карт  фронтовик  хатирәләре.

                                                                                       Алар  җиңү өчен көрәштеләр.

 

  Сугыш…  Халкыбызга  күпме кайгы-хәсрәт  һәм югалтулар  алып  килде  ул.  Парлыларны  парсыз, балаларны   ятим, ә аналарны  газиз  балаларыннан  мәхрүм   итте.

  Типсә  тимер  өзәрдәй  ир-егетләр  яу  кырында  ятып   калдылар. Ул дәһшәтле  еллардан соң вакыт күп  узды  инде.  Шушы  канкойгыч  сугыш  көннәренең  һәр  минутын  , һәр сәгатен  ветераннарыбыз  бик әйбәт  хәтерлиләр. Аларның   күңелләреннән ул  хатирәләр мәңге җуелмас  та…

    Яңа Алпар  авылында  яшәүче Котдус абый турында бик күп ишетеп белә идем. Ә үзе белән бер дә күрешеп сөйләшкәнем булмады.Һәм менә  шушы максат  белән мин Яңа Алпарнын киң,озын урамы  буйлап  Аитовлар йортын эзләп киттем. Кечкенә генә  агач өйдә яши икән Котдус абый. Ишек  төбеннән үк бер әби каршы  алды мине. Ул Котдус  абыйның  тормыш  иптәше  Зәйтүнә апа икән. «Әйдә,уз  кызым,кыенсынып торма»,- дип  ул мине өй эченә  алып керде. Котдус абый догалар китабы укып утыра  иде. «Мин «Әлки хәбәрләре»ннән»,-дию белән ни өчен  килүемне  чамалап  та  алды Котдус  абый  һәм  ашыкмый  гына Бөек Ватан сугышында  көрәшкән еллары  турында  сөйләп китте.

    - Мин Нургали һәм Нәгыймә  Аитовлар  гаиләсендә 1911  елның февралендә дүртенче  бала  булып дөньяга   килгәнмен. Миннән  соң биш  баласы туды  әле  әти  белән әнинең. Абый-апаларым бар дип иркәләнеп  ятарга  туры килмәде  мина. Әтием  дә, әнием дә колхозда эшли  иделәр. Аларга  9 баланы  үстерү бик кыенга  туры килде. Әти-әнием  тырыш һәм уңган иделәр, безне ач-ялангач  итмәс  өчен  ару-талуны  белми  таңнан төнгә кадәр  эшләделәр. Мин дә  кул арасына тиз кердем. Аларга ияреп эшкә дә йөри  башладым. Ә 17 яшем тулгач әтием мине Сәмәркандка  җибәрде. Анда  мин  көненә 1 килограмм ипигә  һәм мамык  мас хисабына  кирпеч  ясау заводында кочегар  булып эшләдем. Сәмәркандта  бик эссе  иде, температура 40 градуска җиткән чаклар да булды. Әлеге  һава шартларына  яраклаша  алмавым  сәбәпле мин бик каты  чирләдем һәм врач  кушуы  буенча Сәмәркандтан туган  авылыма  кайтып киттем. Иске Камкадан Зәйтүнә исемле кызга  өйләндем. Ә аннан соң без  Ярославль өлкәсенә  киттек. Биредә  мин  пристаньдә йөк ташучы  булып эшләдем. Гадәттәгечә, 22 июньдә иптәшләрем белән эшкә килдек. Берзаман җитәкчебез  килде дә :

 

       - Егетләр !   Сугыш башланган  бит! – диде.  Бу сүзләргә башта ышанасыбыз да  килмәде.  Әмма  әлеге  хәбәр  дөрес иде. Шулай итеп, сугыш башланды. 1941  елнын  29 августында  мине фронтка  озаттылар.  Өйдә ике балам  һәм  хатыным калды. Горькийдагы полк мәктәбен Гасыйм исемле энем белән тәмамладык.  Шуннан сон  мине Мәскәү  өлкәсенә җибәрделәр, ә энемне кайсы якларга җибәргәннәрен  мин белми дә калдым.

     Мәскәү  өлкәсендә Клин  шәһәрен дошманнардан  азат  иткәндә немец  самолетлары күкне  каплаганнар иде,хәтта күктәге кояш та  күренмәде. Хәлиткеч һөҗүм Клин урманы  янында  булды. Бик каты бәрелеш  булды бу. Югалтулар да күп  иде. Әмма  без Клин шәһәрен дошманнан азат  итә алдык.

    Бервакыт,  төнлә, без бер урыс  авылы аша уздык. Бераз ял итеп чыгыйк, дип, юл буендагы ялгыз өй ишеген шакыдык. Тик каршыга чыккан хатын безне өйгә кертергә теләмәде. Ә үзенең куллары калтырый. Бездә шик уянды. Хуҗабикәнең ризасызлыгына карамый  өй эченә үттек. Өйне караштыра  башлаган идек,идән астында 4 немец солдатына юлыктык. Аларны  әсирлеккә  алдык.  Менә шундый  хәлләр дә  була иде.

    Ржев  шәһәре янында  сугышканда  мин бик  каты  яраландым, берничә ай госпитальдә  яттым. Ә аннан сон мине хәрби хезмәткә яраксыз дип табып демобилизацияләделәр.

    Яңа Алпар авылына -  туган нигеземә кайттым. Сугыш чорында һәм аннан соң  да  колхозда күп еллар  эшләп лаеклы ялга  чыктым.  Сугыш турындагы хатирәләрне яңарту да күңелгә бик авыр,балакаем. Сезгә андый мәхшәрне беркайчан  да күрергэ язмасын  иде,-дип сүзен төгәлләде Котдус абый.

    16 февральдә Котдус  абыйга 96 ящь  тула икән. Шөкер,алар бүген дә Зәйтүнә апа  белән бергә  чөкердәшеп яшәп яталар. Уртак тормыш  корганнарына инде 70 ел  тулган. Җиде дистә ел буе  гаилә учагын  сүндерми саклаган бу парга карыйм да, сокланам. Алар хәзер дә бер-берсенең  күзләренә карап  кына  тора. Картлыклары тынычлыкта, тигезлектә узсын  иде  аларның.

 

Л.Гатауллина

Әлки хәбәрләре 2007 ел

№11