1927 елның 11 маенда Актаныш авылында туа. Фронтка 1944 елның ноябрендә китә. Белоруссия фронтында сугыша, бүлекчә командиры була. Әфганстан чигендә хезмәт итә. 1951 елда кайта. Старшина.
Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Район статистика бүлегендә инспектор булып 4 ел эшли. Шоферлар курсларында белем ала. Район кулланучылар җәмгыятендә шофер булып 35 ел эшләп, лаеклы ялга чыга.
Тормыш иптәше белән 2 кыз тәрбияләп үстерәләр.