1923 елның 7нче ноябрендә Азнакай районының Мәсгут авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Туган авылында 9 сыйныфны тәмамлагач, Донбасска китә. Шахтада эшләү белән бергә ФЗО мәктәбендә дә укый. Сугыш башлануның беренче көннәрендә үк авылга кайта һәм озак та үтми аннан фронтка чакырыла. Артиллерист булып хезмәт итә. Украина фронтларының берсендә сугыша. Кыю сугышчы офицер дәрәҗәсенә күтәрелә. Берлинны штурмлауда катнаша. 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм сугышчан медальләр белән бүләкләнә.
Фронттан кайткач, Башкортостанның Октябрьский шәһәрендә бораулау эшләре идарәсенә эшкә керә. Энергияле, оста эшче – нефтьчене берничэ тапкыр Көнбатыш Себергә промыселларга ярдәмгә җибәрәләр. 1956 елдан лаеклы ялга чыкканчы, Г.Баһманов Азнакай бораулау эшләре идарәсендә вышка монтажлаучылар бригадиры булып эшли. СССР Югары Советы Президиумы ның 1966 ел, 23 май Указы белән Г.М.Баһмановка 7нче бишьеллык (1959 – 1965 еллар) план – заданиеләрен үтәүдәге зур хезмәтләре өчен Соөиалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. 1974 елда әлеге бүләккә Хезмәт Кызыл Байрагы да өстәлә. Ул 1996 елда вафат булды.