Әтисен сугыш башлану белән 1941 елның июлендә фронтка алалар. Озын сугыш юлы узып, сугыш бетәргә берничә ай калганда, яңак сөякләре җәрәхәтләнгән, кыйшайган авызлы Бәхтегәрәй туган Бикләненә кайтып төшә.
Менә шул чорда, 1945 елның гыйнварында, Яңа елны каршылау белән үк, Чистай фельдшер-акушерлык училищесын тәмамлап, авылына дәртләнеп эшкә кайткан яшь белгеч Мөнирәгә хәрби комиссариат юлламасын тапшыралар. Киев хәрби округы, Беренче Украина фронты. Шушы фронтка караган эчке гаскәрләр составында хезмәт итә ул. Аның сугышчан юлы Көнбатыш Украина, Польша, Карпат таулары аша үтә. Башта рота фельдшеры, соңга таба полк санитария частеның өлкән фельдшеры. Мөнирә хезмәт итә торган часть турыдан-туры Эчке эшләр министрлыгына караса да, аның бөтен эшчәнлеге илнең кораллы көчләре белән берлектә алып барыла.
Хәрби фельдшер Мөнирә үзләре частендагы гаскәрләрнең сәламәтлеген кайгырту, вакытында прививкалар ясау, җиңел яралыларны дәвалап аякка бастыру, авыр яралыларны госпитальгә озату белән шөгыльләнә.
– Хәрбиләрнең исәнлегенә зур җаваплылык тоеп эшләдек. Командованиенең берничә тапкыр рәхмәтенә ирештек, – дип сугышчан юлын тасвирлады ул.
Җиңү шатлыгын Польша җирендә каршыласа да, Мөнирә өчен сугыш тәмамланмый. Көнбатыш Украинада бандеровчыларга каршы көрәш дәвам итә. Еш кына хәрби тревога белән күтәреп, сугышчан операцияләрдә катнашкан чаклары күп була аның. – Күп кенә яралы солдатларны дәвалап, сафка бастырдык, – дип искә алды сугыш ветераны Мөнирә Гәрәева.
1947 елның февралендә туган авылына кайткан Мөнирә яшел гимнастеркасын ак халатка алыштыра. Авылның хөрмәтле кешесенә әверелә. Йөзләрчә балаларның кендек әбисе бит ул. Урамда һәркем аңа яратып, якын туганыдай күреп эндәшә, эч серләрен уртаклаша, кунакка чакыра. Чөнки 30 ел буе Бикләндә фельдшер-акушер кешегә кемнең генә йомышы төшмәгәндер, кемнең генә гозерен үтәмәгәндер ул. Бүген шуның кадерле әҗерен күрә. 1957 елны күмәк хуҗалык зоотехнигы Зиннәтулла Гыйззәтуллин белән никахлашып тормыш кора. Кызы Алсу туа. Әмма ире белән тормыш юллары аерыла. Кызын үз һөнәренә бирелгәнлек рухында тәрбияли. Алсу югары табиблык һөнәренә ия булып, Түбән Кама шәһәрендә гинеколог-табибә булып эшли.
–