Бөек Ватан сугышының безнең гаилә мисалында чагылышын - аңа салган афәтен сөйләп китәсем килә.
Сугыш башланган көн минем исемдә яхшы саклана. Миңа ул вакытта унике яшь булган. Әтнә авылының үзәк урамында репродуктор бар иде. Аннан Молотовның сугыш башлану турындагы чыгышын халык белән мин дә тыңладым. Халык аптырап, югалып калып тыңлады да, шаулаша, елаша башлады. Мин бу хәбәрне җиткерергә өйгә йөгердем.
Ә безнең гаиләдә җиде бала. Миннән олы өч абый, ике сеңлем һәм дүрт айлык яңа туган сабый. Әти – Баязитов Габдулла Гәрәй улы Олы Әтнә урта мәктәбенең укытучысы, әни – башлангыч классларда укыта иде. Сугышның беренче көннәрендә үк сугышка унсигез яшьлек Фоат абыйны, аннан Фаиз, Нәүфәл абыйларны алдылар. Әтине Казандагы хәрби заводка эшкә алдылар. Без өйдә әни һәм бала-чагалар калдык. Мин гаиләдә иң зур бала булганлыктан, тормышны алып бару минем җилкәгә төште. Әни яңа туган бала карый иде. Мин мәктәптә укуны калдырып, колхозга эшкә чыктым. Төрле эшләрдә эшләп, умартачылык курсларын бетереп, умартачы ярдәмчесе булып эшләдем. Яшелчәчелек бригадасында, урак белән ашлык уруда, башакны көлтәләргә бәйләү һәм башка бетмәс – төкәнмәс колхоз эше минем баштан үтте.
1941нче елның кышы, язы булган азык – төлек хисабына яшәп, артык газап, кыенлык кичерелмәде. Ягарга утын да хәзерләнгән иде. Ә менә 1942нче елда яшәү шартлары кыенлашты: ашарга юк, утын юк. Әле дә ярый – сыер асрыйбыз, бәрәңге бар. Ягарга сыер тизәген җыябыз, әрем җыябыз. Миннән ике яшькә кече сеңлем Айсылу белән чана өстерәп, олы кешеләргә ияреп, Каенсарга чыбык- чабык алып кайтырга кышкы салкыннарда бара идек. Гаиләдә ир- ат юк. Өч абыем сугыш кырында, ә әти Казанда заводта эшли. Йорт мәшәкатьләренә иң авыры – фронтта сугышучы өч абыемнан хат - хәбәрләр көтү дә өстәлә иде. 1942нче елның 13нче сентябрендә әнинең икенче улы – Фоат абыйның Сталинград өчен барган канлы сугышта геройларча һәлак булуы турында “ кара” хат килде. Аңа нибары унтугыз яшь иде.
Әти, әни укытучы булганлыктан, минем мәктәптә укуымны калдыруга каршы булдылар. Мин үзлегемнән мәктәп программасын үзләштереп, һәр елны 7, 8, 9 нчы сыйныфларны бетергәнлеккә имтихан бирә идем. Унынчы сыйныфны мин көндез укып, мәктәпне бары тик “ 5” билгеләренә бетердем. Аннан соң Әтнә урта мәктәбендә укыттым. Казан педагогия институтын бетереп, кандидатлык диссертациясен яклап, доцент булып шунда укыттым.
1946нчы елны сугыштан контузия алып Фаиз абыем кайтты. Сугыш беткәннән соң да Нәүфәл абый өйгә кайта алмады. Ул 1950нче елның язына кадәр Калининград шәһәрендә армия хезмәтендә була.
Җиңү көнен мин мәктәптә унынчы сыйныфта укыганда каршы алдым. Безне линейкага җыеп сугыш бетүен әйттеләр. Без кызлар бер - беребезне кочаклап елаштык.
Минем балачагым, яшүсмер елларым авыр сугыш елларына туры килде. Ул вакытларны мин исем китеп искә төшерәм. Без ничек исән калганбыз, түзгәнбез, яшәгәнбез. Дошманны җиңүгә ышану, сугыш бетүен көтү безгә көч биргәндер.