1922 елның 10 октябрендә Әстәрхән шәһәрендә туган.
1942 – 1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугышта 11 нче батареяда разведка командиры, кече сержант булып хезмәт итә. Сталинград шәһәрен азат иткәннән соң, полк Белоруссия, Латвиянең күптөрле шәһәрләрен азат итүдә катнаша.Сугыш вакытында Бәхтиев Хөснетдингә кияүгә чыга һәм Сарман ягына кайта.
II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “Германияне җиңгән өчен”, “Георгий Жуков” медале белән бүләкләнгән.
1998 елның 9 февралендә Сарман авылында вафат.