Тәскирә Бибарцева тумышы белән Оренбург якларыннан. Шарлык районы Яңа Муса авылында дөньяга килгән. Туган авылында 7 нче сыйныфны тәмамлагач, Казанда өлкә пионер оешмасында эшләүче Мәгъмүрә апасы аны үзе белән алып китә. Тәскирә апа 1936-1939 елларда Казан педогогия училищесында укый. Тырышып белем алуы белән бергә бик теләп физкультура – спорт түгәрәкләренә йөри, комсомолга керә.
1939-1940 уку елында педучилище тәмамлаган кызны Тәкәнеш районының хәзер Мамадыш районы Олыяз авылына укытучы итеп җибәрәләр. Биредә ул тарих, әдәбият фәннәреннән укыта. Мәктәптә тегү- чигү, драма түгәрәкләре оештыра. Тәскирә апа Бибрцева Олыяз авылында бер генә ел эшләп кала, озакламый аны Тәкәнеш РОНОсына инспектор итеп күчерәләр. Ләкин яңа урында да үз вазифаларына ныклап торып керешеп китәргә язмаган икән.
Илгә ишелеп килгән кара кайгылы афәт милионнарның тормыш планнарын җимерә. 1942 елда хатын кызларны да сугышка ала башлыйлар. Дошманга ярсулы үч, нәфрәт белән янып шинель киючеләр арасында Тәскирә апа да була. Тәкәнештән үз теләге 36 кыз фронтка дип чыгып китә. Шулардан югары һәм махсус урта белемле, буйлары 165-170 сантиметрдан арткан 6 кызны сайлап, сугышның алгы, линиясенә озаталар. Тәскирә апа 31 нче полкта прожекторчы булып хезмәт итә. Мәскәүне дошманның хәрби һава көчләреннән саклауда катнаша. Тәскирә апа сугышның нәрсә икәнлеген үз күзләре белән күргән ветераныбыз. Кан эчендә яткан солдатларның авыр ыңгырашулары, снарядларның шомлы гөрселдәп шартлаулары турында бүгендә тыныч кына сөйләрлек түгел. Прожекторчы дошман самолетларының шәһәрне чираттагы бомбага тоту һөҗүме вакытында үзе дә контузия ала. Аны хәрби частьтән туган авылына кадәр озатып куялар. Кайтышына ялгыз гына кичерергә туры киләчәк кайгы көтеп тора аны. 42 яшьлек әнисе Мәргүбәне җир куенына салып куйганнар. 9 бала ятим калган. Тәскирә апа кечерәк туганнарын ияртеп, Актаныш районының Татар Суыксуы авылына укытырга килә. Тиздән Мәгариф министрлыгы аны яңа оешкан Солтан районына РОНО мөдире итеп җибәрә. Тәскирә апа үз гомерендә район газетасы мөхәррире булып та, партия комитетында эшләргә туры килгән. Шулай да хезмәт биографиясендә иң төп өлешне безнең районда эшләгән еллары алып тора. Ул чирек гасыр дәвамында Саба урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан укыта, балаларга төпле белем бирә. Пропогандист, агитатор, драмтүгәрәк җитәкчесе кебек җәмәгать эшләрен дә намус белән башкарган.
Ире Газиз Мөхетдинов белән бергә өч кыз тәрбияләп үстерәләр, аларга югары белемле белгечләр булырга ярдәм итәләр. Мәгариф отличнигы, фронттагы хезмәтләре өчен “Ватан сугышы” ордены һәм дистәләгән медальләр белән бүләкләнгән.
19 февраль көнне 2015 елны Бөек Ватан сугышы ветераны Тәскирә Хәсән кызы Бибарцеваның йөрәге тибүдән туктады – сугыш һәм хезмәт ветеранына Җиңүнең 70нче язын каршылау насыйп булмаган...