1913 елның 3 февралендә Аеш авылында туган, шунда яши.
1941 елның 18 августында 28 яшендә сугышка китә.
Волхов фронтында сугыша. 4 мәртәбә яралана. Күкрәге, кулбашы, авызы яралана. Соңгысы 1945 елның 17 апрелендә була. Җиңү көнен дә Горький шәһәрендә госпитальдә каршылый. 7 ай ятканнан соң II төркем инвалид булып, 1945 елның 5 сентябрендә туган авылына кайта.
Отделение командиры булып сугышкан яугирнең II дәрәҗә "Бөек Ватан сугышы" ордены, медалҗләре бар.
Авылда төрле эштә эшли, лаеклы ялга 1973 елны чыга.
Тормыш иптәше Әсма белән 2 кыз, 1 ул үстерәләр.