Мин- Биктимирова Тәэминә Әхмәт кызы, Әтнә районы Яңа Шимбер авылында 1940 нчы елда тудым. Минем бала чагымның күп хатирәләре инде онытылган. Әмма үзәккә үткәне мәңге онытылмый диләр. Безнең үзәккә үткән нәрсә – сугыш елларындагы ачлык иде. Балаларның гына түгел, сугышка озатылган атларны, ватылып эштән чыккан тракторларны алмаштырган әниләрнең дә үзәгенә үткәне шул ачлык булгандыр. Без ничек яшәдек, ничек исән калдык икән? Күз алдына без ашаган ризыклар килә: кузгалак, кычыткан, ат кузгалагы, черек бәрәңге. Гектарлап печән чапкан әниләргә, кич кайтканда, икешәр кашык он бирәләр. Он бүлгәнне карарга амбар алдына балалар җыела. Апам белән җитәкләшеп без дә шунда әнине каршыларга барабыз. Өйдән чыкканда әби белән безне бик нык кисәтеп кала: “Зинһар, кеше алдында, онны ялап карыйк”,-дип, анагызны оятлы итә күрмәгез, кешеләр нинди зур нәфесле, тәрбиясез балалар үсә икән,- дип кала. Онны, Алла боерса, менә ашка туглап җибәрербез. Без, шулай “зур нәфесле” булудан куркып, әнинең ике ягында икебез тын гына кайтабыз. Сугышның 26 нчы көнендә илдә икмәк карточка белән бирелә башлаган. Шәһәр халкы шушы карточкалар белән үзенә һәм балаларына тиешле (нормада күрсәтелгән) икмәкне ала алган. Авыл кешеләренә, шул икмәкне үстерүче әниләргә икмәк бирелмәде. Икмәкнең бөтен кешегә дә җитәрлек булмаганын акылым белән аңлыйм. Фашистлар басып алган җирләрдә сөрү җирләренең кырык җиде проөенты калган, йөз меңнәрчә колхоз, совхоз, МТС лар җимерелгән. Болар өстенә 1943 елны булган корылык үстерелгән игеннәрнең яртысын диярлек көйдереп бетергән. Әмма ач әниләр ничек итеп көнне-төнгә ялгап эшли алдылар икән? Әле, җитмәсә, безне кызганалар, безне сакларга тырышалар иде. Әнинең өзгәләнгәне бүгенгедәй хәтеремдә. Безне кочаклап: “Һай балалар, күкрәгемә куеп ипи кисеп ашаткан көннәрем булыр микән сезгә”-дип елый иде ул. Шуңа күрә дә, гомер буе икмәкнең кадерен белеп, олылап яшәде. Норма буенча 150-200 хезмәт көне тутырасы урынга 1000, аннан да артык хезмәт көне эшләгән икән әни. Елый-елый ашлык ташыган, урак белән кырда үскән игеннәрне урып җыйган, төннәрен ындырда ашлык суккан әниләрнең ашарына икмәк юк иде. Барлы-юклы бәрәңгесен булган сыер-сарыгы белән бүлешеп ашаган авыл халкы, язга таба бөтенләй хәлсезләнә иде. Җирләр кардан арчыла башласа, кеше җиңел сулап куя. Чөнки кырда, көз көне балчыкка күмелеп, күренми калган чергән бәрәңгеләр чыга. Ул бәрәңгеләрне җыярга олысы-кечесе чыга. Җыйган бәрәңгеләрне кайтышлый ук язгы ташу суында юып, кабыгын әрчеп кайталар иде. Еллар үткәч, безне ачлыктан коткарган черек бәрәңгенең кешеләрдә тамак шеше авыруына сәбәпче булганын документлардан укып хайран калдым. Күз алдымнан тилмерә-тилмерә, язгы салкын балчыкка ялан тәпи баса-баса черек бәрәңге җыйганнарым, бик еш кына тамак шеше белән җәфаланганым килеп басты. Урак өсте җиткәч кенә, бала-чагалар кырга, әниләрнең урак урган җирләренә “арыш башы уып ашарга”.-дип барабыз. Әмма бу хәлне колхоз җитәкчеләре, каравылчылар күреп калса, котылып калу юк, йә безне бик каты куркытып котыбызны алалар, йә әниләрне җавапка тарталар. Хәтта төрмәгә утырткан очраклар еш була иде. Авылыбызда биш балалы Галимулла абыйның иң чибәр кызы Разия апаны- әле унбиш яшен дә тутырмаган үсмерне, йөз грамм ашлык өчен ике елга төрмәгә утырткач, бөтен авылыбыз тирән хәсрәткә батты. Аллага шөкер, кыз бала исән-сау кайта алган иде. Авылыбызга Олы Бәрәзә авылыннан килен булып төшкән Кадыйрова Әминә сөйләгәннәре хәтеремдә: “Безнең әти фронттан бер аяксыз кайтты. Аяксыз булса да, үлеп калган авылларының гаиләләренә, бала-чагаларына ничектер файда китерергә, үз канаты астына алырга тырыша иде. Күршебездә бик фәкыйрь бер тол хатын яши, аның унике яшьлек Маһирә исемле кызы гына бар иде. Шул Маһирә кырга әнисе янына урак урган җиргә баргач, күлмәк кесәсендә арыш башаклары алып кайткалаган. Беркөн бу бәхетсез җанны колхоз рәисе күреп алган икән. Маһирәнең кырдан колхоз рәисе, тагын районнан килгән бер кеше белән кайтканын әти күреп алган һәм тегеләрнең тентү үткәрәселәрен дә аңлаган, күрәсең. Тегеләр идән асларын тикшергән вакытта тиз генә Маһирәләрнең чормасында яшерелгән башакларны кесәсенә яшереп, чыгып киткән. Аяксыз кеше ничек өлгерә алган диген, шулай “җинаять эзе” яшерелгән. Әмма теге кесәдәге башаклар өчен кыз баланы ике елга хөкем иткәннәр. Ул төрмәдә бик каты тиф белән авыргач кына, “үләргә дип” өйләренә кайтарганнар.” Бу сугыш, бер яктан, бөтен халык өстенә төшкән ачы хәсрәт булса, икенче яктан, халкымның тиңдәшсез батырлыгын, эчке матурлыгын, саф мәхәббәткә тугрылыгын да тагын бер тапкыр бөтен дөньяга күрсәтте. Тарихыбызның ул сәхифәләрен киләчәктә дә яшь буыннар горурланып укысыннар, онытмасыннар иде!