Чиялектә 1925 елның 15 маенда туа., шунда ялгыз яши. III группа инвалиды.1943 елның 10 гыйнварында армиягә алына.173 нче аерым укчы бригадасаның 107 нче аерым полкы составында Чунцин, Харбинны саклаша. 1945 елның 9 августыннан 3 октябренә кадәр Японияга каршы сугышта катнаша. Минометчы. Җиңү бәйрәмен Харбинда каршылый. 1948 елның 8 мартында авылга кайта. "Японияне җиңгән өчен ", аннан юбилей медальләре,II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Рядовой. Хуҗалыкта 45 ел сарыклар карап, 1985 елның 15 маенда лаеклы ялга чыга. Атказанган колхозчы исеменә, "Социалистик ярышта җиңүе" билгесенә (1978 ел), "Хезмәт ветераны" медаленә (1988 ел) лаек була. 1993 елның 16 августында вафат булган хатыны Зәйнәп Миңнемөхәммәт кызы белән 1ул, 3 кыз үстерәләр.