Аннан украинлы Михаил Чаговский да качып котыла алмый. Баштагы мәлдә Миша һәм аның иптәшләре Көнчыгыш Пруссиянең торф ятмаларында эшлиләр. Эш көне 12 сәгать дәвам итә, малайлар тездән салкын суда торалар. Беренче көннәрдән үк алар качарга ниятлиләр. Ниһаять, уңышлы мизгелне тотып, дүрт кыю юлга кузгала. Берничә көннән алар Польшагга барып җитәләр. Хәлсез һәм ач үсмерләр йортларның берсенең ишеген шакыйлар. Хуҗа-поляк качкыннарга керергә рөхсәт итә, өстәлгә сөтле ботка да куя. Алар ашаган араданемецларга чакырылмаган кунаклар турында хәбәр итәргә өлгерә. Соңыннан ачыкланганча, алдан килешенү булган икән: качкыннарны сатсаң, мҗҗбүри эшләрдән үз туганыңны кайтара аласың.
Кыйналган малайларны башта подвалга ташлыйлар, аннан соң Менден шәһәренең штрафлагерына күчерәләр. Өстенә ватык пыяла сибелгән биек һәм токлы тимерчыбык белән уратып алынган бетон диварлар тоткыннарны тышкы дөнҗядан аерып тора. Киемнәре – буйлы униформа, күкрәкләрендә уеп язылган саннар.
– Безнең исемнәребез булмады, бары тик саннар гына, – ди Михаил Константинович һәм немец телендә үзенекен әйтә – 2603.
М.Чаговский:«Зәңгәр һәм аяз күк йөзе сезгә, кадерле бондюглылар! 9 Майны без күз яшьләре белән каршылыйбыз. Һәр гаилә үз ветераны турында истә тота, истәлекләрне саклый».