Чутаев Мансур Гыйлметдин улы
Чутаев Мансур Гыйлметдин улы 1917 елның 23 февралендә Әгерҗе районы Иж-Бойки авылында туа. 1931 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, ФЗОда укый һәм 1934 елдан 1939 елга кадәр Әгерҗе тимер юл станциясендә машинист ярдәмчесе булып эшли.
1939 елның сентябрендә ул армия хезмәтенә алына. Себер хәрби округының 20 нче укчылар училищесын тәмамлап, 1940 елдан 22 нче запастагы укчылар полкында отделение командиры булып хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы башлана. 1941 елның июненнән лейтенант М. Чутаев Мәскәү хәрби округының 1 нче укчы полкында отделение командиры буларак сугышларда катнаша. 1941 елның октябреннән 1942 елның июленә кадәр ул Ленинградта Фрунзе исемендәге Кызылбайраклы элемтә училищесында укый. 1942 елның июленнән I Балтыйк буе фронты Калинин тимер юл гаскәрләре батальонында взвод командиры, 1946 елдан Познань тимер юл батальонында взвод командиры,1948 елдан рота командиры, 1957 елдан Совет Армиясенең тимер юл гаскәрләрендә артиллерия начальнигы, 1958 елдан штаб начальнигы ярдәмчесе булып хезмәт итә.
Сугышта һәм хәрби хезмәттә күрсәткән батырлыклары өчен кыю капитан Чутаев М. Г. Ике Кызыл Йолдыз һәм Ватан сугышы орденнары белән һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнә.
М. Чутаев 1960елда хәрби эштән азат булып, Иңевск шәһәрендә ремонт-механика заводында каравыл начальнигы булып эшли башлый. Аннан шул ук заводта инженер, баш инженер булып эшли.
1978 елда Алабуга шәһәренә күчеп килә. Алабуга махсус урта милиция мәктәбендә 1985 елга кадәр төзүче-мастер булып эшли.
Зур хәрби һәм хезмәт юлы үткән ветеран Чутаев Мансур Гыйлметдин улы 1995 елның 3 июлендә вафат була.
Аның уллары һәм оныклары ветеранның хәрби юлын, эшчәнлеген дәвам итәләр. Олы улы – полковник, 22 ел Совет Армиясендә хезмәт иткән. Оныклары Баку һәм Пенза югары хәрби инженерлык училищесын тәмамлаганнар. Берсе – капитан, икенчесе – майор.
Материал автор Д. Каюмованың “Халык хәтерендә мәңгегә” китабы буенча әзерләнде.