Дәүләтов Баян Еркәй улы Татар Әҗбие авылында туа. Җидееллык мәктәптән соң күмәк хуҗалыкта эшли. 1942 елны илне сакларга чакырыла. Хәрби училище тәмамлаган лейтенант взвод белән җитәкчелек итә. Курск дугасында Орел төбәген, Севск шәһәрен азат итүдә катнаша. Егетләре кыю, җитез хәрәкәт итәләр. Днепр ярына җитәләр. Елганы кичәләр. 17 октябрендә Баян Еркәй улы сугышчылары белән Бывалки авылын алуда катнаша, алар аңа көнбатыш яктан көтмәгәндә бәреп керәләр. Алар ачкан юлдан авылга бөтен батальон килеп керә, немецларны качарга мәҗбүр итә. Плацдарм ныгый һәм киңәя, калган гаскәргә һөҗүмне үстерергә нигез тудырыла. Шундагы каты сугышларның берсендә батыр егетебез октябрьдә һәлак була. Үлгәннән соң аңа 30 октябрьдә Каһарман исеме бирелү хакында Указ чыга.Бывалки авылында җирләнә. Аның исеме Бывалки авылында сугышта һәлак булган солдатларга куелган һәйкәл янындагы мемориаль тактага уеп язылган. Актаныштагы бер урам Герой исеме белән аталган.